Иң яхшы бизәлгән чыршы өчен тавыш бирәбез

2016 елның 5 гыйнвары, сишәмбе

Татарстанның Муниципаль берәмлекләр советы бөтен район һәм шәһәрләр арасында игълан иткән чираттагы “Иң яхшы бизәлгән чыршы” республика бәйгесенә гыйнвар азагында нәтиҗә ясалачак.

 

Ә менә бу бәйгедә үз районыңның Яңа ел чыршысы җиңүен теләсәң, 20 гыйнварга кадәр интернетта үткәрелгән тавыш бирүдә катнашырга мөмкинлек бар. Моның өчен Татарстанның Муниципаль берәмлекләр сайтына кереп (аның адресы: http://msu.tatarstan.ru/rus/ngkonkurs2016.htm), райондагы үзәк чыршының бизәлеше һәм аның янында оештырылган бәйрәм программасын 5 баллы шкала буенча бәяләргә кирәк.

 

Мәгълүм булганча, бәйгенең приз фонды 10 миллион сумны тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International