26 гыйнварда Казанның “Пирамида” комплексында “Татарстан гүзәле-2016” XVIII республика матурлык бәйгесе узачак. Ел дәвамында республиканың шәһәр һәм районнарында сайлап алу турлары оештырылып, финалга 33 кыз үткән иде.
Бүгенге көндә аларның фотосурәтләре бәйгенең рәсми сайтында урнаштырылган, һәм шунда ук СМС-тавыш бирү башланды. Аның нәтиҗәсенә карап, “Интернет гүзәле” номинациясендә җиңүче кыз бүләкләнәчәк.
Финал шоуның репетицияләренә кызлар Казанга 18 гыйнварда җыелачак. Шунда жюри иң матур 30 кызны сайлаячак. Финалда исә ике - “Казан гүзәле-2016” һәм “Татарстан гүзәле-2016” җиңүчеләре билгеләнәчәк. Татарстан гүзәле “Россия гүзәле” бәйгесенең финалында катнашу хокукына да ия булачак.