Яңа ел ялларының беренче дүрт-биш көнендә Татарстан музейларын инде 45 мең кеше килеп караган, дип хәбәр итә Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин. 1-10 гыйнвар аралыгында Татарстандагы мәдәният учакларында балалар өчен Яңа ел тамашалары оештырыла, барлыгы каникуллар чорына шундый 314 бәйрәм кичәсен үткәрү планлаштырыла.
Яңа ел ялларында Татарстандагы дәүләт театрларында, гомумән алганда, 246 спектакль күрсәтеләчәк, аларның 187се – балалар өчен булачак. Театрлар бу көннәрдә 76 мең тамашачы көтә.
Дәүләт концерт залларында исә бәйрәмнәрдә 57 концерт куелырга тиеш, шул исәптән, 43е – яшь тамашачыларга билгеләнгән. Концертларны 31 мең кеше карар дип фаразлана.
Яңа ел ялларында балалар циркка да бара ала: Казанның “Татнефть-Арена” залында “Конструктор” дип аталган цирк программасы күрсәтелә.
Дәүләт музейларында оештырылган чараларда шушы узган декабрь аенда-гыйнвар башында 11 мең бала катнашырга өлгергән. “1-4 гыйнварда музейларга 45 мең кеше килде, аларның 40 меңен – Казан Кремле, 2,5 меңен - Татарстан Милли музее, 2,6 меңен - Алабуга музей-тыюлыгы, 1,2 меңен - Арчадагы Габдулла Тукай музей комплексы кабул иткән.