Тәүлек эчендә - 9 янгын

2016 елның 4 гыйнвары, дүшәмбе

Узган тәүлектә Татарстанда 9 янгын чыккан, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе.

 

1956 елгы бер ир-ат Салмычи бистәсендә төзелеш вагончигында тәмәке тартканда куркынычсызлык чараларын үтәмәгәнлектән вафат булган. Янгын мәйданы 14 квадрат метр тәшкил иткән – ул 16 минут эчендә сүндерелгән.

 

Барлыгы янгын сүндерүчеләр тервога буенча 84 тапкыр күтәрелгән, шуларның 37 тапкыры – ялгыш-ялган чакыруларга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International