Казанда “Ак барс-2016” Бөтенроссия этләр күргәзмәсе узачак

2016 елның 5 гыйнвары, сишәмбе

24 гыйнварда Татарстан башкаласының “Казан ярминкәсе” үзәгендә “Ак барс-2016” Бөтенроссия этләр күргәзмәсе узачак. 

Ярминкәләр үзәгенең 2нче павильонында аны Татарстанның спорт-гамәли эт асраучылар федерациясе оештырачак. Бу күргәзмәдә тәңгәллек сертификатларына һәм Федерация Чемпионы рангына ия этләр катнашачак. Шулай ук аерым рәвештә лабрадорлар һәм доберманнар күргәзмәсе дә булачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International