Татарстанда республика Президенты каршында Эшмәкәрлек буенча совет оештырылды. Бу хактагы карарны шушы көннәрдә генә Рөстәм Миңнеханов имзалады, дип хәбәр итә Татарстанның рәсми порталы.
Советның рәисе - Татарстан Президенты, аның урынбасары - республика Премьер-министры, советның сәркәтибе - Президент каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкил.
Яңа эксперт-консультатив орган эшмәкәрлекне үстерү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру нәтиҗәлелеген арттыру, республиканың дәүләт хакимияте башкарма органнары, федераль органнарның территориаль башкарма органнары, Татарстан муниципаль берәмлекләре җирле органнары һәм эшмәкәрлек субъектларының үзара эшчәнлеген көчәйтү максатыннан оештырылган.