Россия президенты Владимир Путинның узган елның 28 ноябрендә имзаланган карары нигезендә, 2016 елның 1 гыйнварыннан Төркиядән кайбер төр авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлекне Россиягә кертү тыела.
Тыелган продукция исемлегендә кош ите, томатлар, суган, кыяр, апельсин, мандарин, виноград, башка төрле шундый җиләк-җимеш, гвоздика чәчәкләре бар.
Әйтергә кирәк, Россия Төркиядән 2015 елның 10 аенда гына да 1 миллиард 035,3 миллион долларлык продукция сатып алган. Россиянең авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев сүзләренчә, элек Төркиядән кертелгән азык-төлекне киләчәктә Әзербайҗан, Үзбәкстан, Марокко продукциясе белән алыштырып булачак.