Казаннан рус Кыш Бабаеның туган ягына – Бөек Устюгка “Могҗизалы экспресс” барачак. Гыйнварның беренче көннәрендә бу сәяхәткә 300гә якын кеше җыена. Шул исәптән поездның бер вагоны күпбалалы гаиләләр һәм опекуннары белән ятим балалар өчен билгеләнгән.
Кыш Бабай “туган йорты”ндагы программа театральләштерелгән тамашадан башланачак. Балалар әкияти урманда яшәүчеләр белән танышачак. Олылар һәм балалар маршруты зоопарк, аттракционнар, тылсымчының өе аша узачак. Кыш бабайда кунакта алар аның кабинетын, китапханәсен һәм йокы бүлмәсен карый алачак. Моннан кала кунакларга обсерваторияне күрсәтәчәкләр. Тылсымлы телескопка карап, балалар һәм аларны озатып йөрүче өлкәннәр Кыш бабай ярдәмчеләренең балаларга бүләк илткәнен һәм аның дусты Санта-Клаус үткән юлларны күзәтә алачак.
Һәм, әлбәттә инде, Яңа елның төп традициясе үтәлмичә калмаячак. Кыш Бабайда кунакта булган барлык балалар да тәм-томнар алачак.
Экспресс яңа елның 2 гыйнварыннан 3сенә каршы төндә кузгалачак. Сәяхәт 5 көн дәвам итәчәк. Кире кайту 6 гыйнварга билгеләнгән, дип хәбәр итә Казанның Туризм үсешенә булышлык күрсәтү комитеты.