Яңа ел төнендә Татарстанда 16 юл-транспорт һәлакәте һәм 11 янгын булган

2016 елның 1 гыйнвары, җомга

Кызганычка, бәйрәм төне дә төрле казаларсыз узмаган. Республикада 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә коткаручылар 16 юл һәлакәте һәм 11 янгын очрагы теркәгән, дип хәбәр итә республиканың Гадәттәнтыш хәлләр министрлыгы.

 

Мәсәлән, Казанның Совет районында 3 янгын булган – бер фатир һәм ике шәхси йорт янган. Яңа ел төнендә Әлмәттә ике шундый очрак булган, Бөгелмәдә – бер янгын чыккан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International