Россиядә ничә Кыш бабай яши?

2016 елның 1 гыйнвары, җомга

Бу сорауга җавап табу бик кыен булыр иде, мөгаен. Илебездә нинди милләтләр яшәсә – Кыш бабайлар да шул кадәр дияргә кирәктер. Төрле исемнәр белән аталып йөртелгән милли Кыш бабайларның тарихы һәр халыкның борынгы мәдәниятенә үрелгән.


Балаларга бүләкләр өләшүче тылсымчылар турындагы кайбер риваятьләргә – йөзләгән ел. Шул ук вакытта соңгы елларда дөньяга өр-яңа Кыш бабайлар да килә башлады.

Рус Кыш бабае – Дед Мороз



Мәгълүм булганча, рус Кыш бабае Россиянең Вологодск өлкәсе Бөек Устюг шәһәрендәге үзенең зур биләмәләрендә оныгы – Кар кызы – Снегурочка белән яши. Туган көнен ул ел саен 18 ноябрьдә билгеләп үтә: кышкы суыклар нәкъ шушы чордан хакимлек итәргә тотына, дип исәпләнелә. Әкиятләрдә сөйләнгән Суык бабай салкыннар алып килүче, бөтен дөньяны туңдырып, карга күмүче усал герой итеп сурәтләнсә дә, халык арасында Кыш бабай кызыл тун кигән, кулына таяк тоткан, Яңа ел алдыннан балаларга бүләкләр өләшүче ак сакаллы ягымлы карт булып танылган.

Татар Кыш Бабае



Татар Кыш бабае Татарстанның Арча районы Яңа Кырлай авылында гомер кичерә. Кыш бабай янында һәрвакытта аның кызын – Кар кызын күрергә мөмкин. Кыш бабай яшел тун, түбәтәй, чигүле күн читек кия. Ел саен 15 декабрьдән башлап февральгә кадәр Кыш бабай татар әкиятләре геройлары белән Кырлай авылында кунаклар көтә.

Эхээ Дьыл белән Чысхаан



Якут халкының яраткан Кыш бабае – Эхээ Дьыл – мәрхәмәтле карт. Ул хатыны, балалары, оныклары белән бергәләп зур гаилә булып яши. Яңа елны каршылаганда гына түгел, ел фасыллары белән бәйле бөтен бәйрәмнәрдә катнаша.

Россиядәге барлык Кыш бабайларның хакиме – Суык хуҗасы – Чысхаанның да утары Саха (Якутия) Республикасында, Оймякон авылында урнашкан. Чысхаан өстенә бизәкле зәңгәр кафтан, башына ике озын мөгезле башлык кигән. Ул борынгы мифларда сөйләнгән һаваны суытучы мөгезле үгез образын гәүдәләндерә. Һәр көз, ноябрь аенда ул Боз океаныннан чыга да, мөгезләрен үстерә башлый. Мөгезләр озынрак үскән саен, суыклар да шул кадәр катырак була. Әмма гыйнвар урталарыннан мөгезләр кечерәя-эри, ә мартка кояш яктысында үгез үзе дә юкка чыга.




Сагаан Убугун



Сагаан Убугун – Ак бабай дигәнне аңлата. Бу монголларда, шул исәптән бурят һәм калмыкларның фольклорында бик борынгы персонаж. Аны ап-актан киенгән, кулларына тәсбих һәм индуистлардагы су аҗдаһасы “Макара” башы рәвешендә бизәлгән таяк тоткан ак сакаллы карт итеп күзаллыйлар. Сагаан Убугун Бурятиядә Улан-Удэ шәһәрендә гомер итә.

Сагаан Убугун – будда гыйбадәтханәсендәге акыл ияләренең берсе. Ә бурятларда әлеге образ ут хуҗасы – Бек бабай турындагы риваятьләргә барып тоташа. Бурятлар Сагаан Убугун Будда Шакьямуни белән очрашканына ышана. Ак бабай мәрхәмәтле кешеләрне саклый, әшәкелек кылучыларны җәзага тарта. Шулай ук Ак бабайны игенчеләрне яклаучы дип тә олыйлар. Риваятьләр буенча, Сагаан Убугун карт булып туган: аның әнисе мосафир күрәзәчеләргә эчәргә су бирмәгән аркасында аларның каргышы төшкән, диләр.

Бурятиядә Яңа елны ай календаренә таянып, 3 февральдә каршы алалар. Ак ай бәйрәмен, яки Сагаалган бәйрәменә якташларын Ак бабай Байкал күленә чакыра.

Паккайне



Карел Кыш бабае чынлыкта бабай түгел, ул – җирән чәчле, шаян япь-яшь чибәр егет.

Риваятьләрдә сөйләнгәнчә, “бервакыт кыш башында Олонец шәһәрендә ярминкәдән кайтканда бер сәүдәгәрнең авырлы хатыны ат арбасында малай таба. Кышкы чатнама суыкта туса да малай еламый, ә көлеп җибәрә, шунлыктан аңа шук суык – Паккайне дип исем кушалар. Кышкы суыклар баланы чыныктырып, ул сәламәт, көчле булып үсә”.

Паккайне яшьтәшләренә караганда тизрәк буйга җитә: бер атнада өч яшьлек бала кадәр, инде бер айдан кызлар кызыгырлык кияү егете була. Ләкин 1 декабрьдә ул тагын сабыйга әверелеп, янә үсә башлый, һәм ел саен шул хәл кабатлана.

Паккайне сәүдәгәр була. Оста куллы якташлары бәйләгән челтәрләрне чит җирләргә алып китеп сатып, өйгә төрле тәм-томнар, моңарчы күрелмәгән әйберләр алып кайта. Үзе дә көзге алдында купшыланырга, йөз-кыяфәтенә сокланырга ярата. Кайсы көзгегә караса, анда аның чагылышы сакланып кала. Кыш җиткәч алар Олонец шәһәренә җыелып, кемнең чын шук Суык булуын ачыклар өчен ярышлар оештыра.

Паккайне Олонец янындагы Александровка авылында яши. Болан тиресеннән ясалган чум эчендә тәхеттә утырып, Яңа ел алдыннан кунаклар кабул итә.

Ямал Ири



Ямал Ири ул – Ямал бабае. Ямал-Ненец автоном округында, Салехард янындгыа Горнокнязевск бистәсендә көн күрә. Озын ак чәчле бабай өстенә болан тиресеннән тегелгән тун, аякларына йон итекләр кия. Биленә мамонт сөякләре белән бизәлгән билбау бәйли.

Ямал Ириның йолалар башкара торган тылсымлы шөлдерле барабаны бар, таяк урынына ул кечкенә кыңгыраулар тагылган агач көрәк тоткан. Бу барабан һәм кыңгыраулар чыңлавы бабай кунакка килгән кешеләрнең өендә явыз рухларны куа, хуҗаларга дәрт-куәт, сәламәтлек бирә дип ышаналар.

Тол Бабай



Удмуртларның Кыш бабае – Тол бабайның йорты Ширкан районының Титово авылында урнашкан. Аның туны шәмәхә төстә, кулындагы таягы – дөнья буйлап бик күп сәяхәт иткәннән кәкерәеп беткән. Үзенең бүләкләрен ул каен тузыннан ясалган чуманга салып йөртә.

Риваятьләр буенча, борын-борын заманда Кар-тауда алангасарлар – дәү алпамшалар яшәгән, алар акыл ягыннан зәгыйфьрәк булган. Бервакыт бу якларга килгән кешеләрне күреп, алпамшалар куркып тау башындагы чокырга яшеренгән. Тик берәү, кечерәк буйлы алпамша әкрен кыймылдаганы аркасында алар артыннан өлгермәгән, ул арада чокыр юкка чыккан. Ялгызы калган алангасар дөнья буйлап акыл җыярга чыгып киткән. Йөри торгач кошлар, җәнлекләр телен өйрәнгән, файдалы үсемлекләрне аера башлаган. Лымы ныл кыз белән танышып, аңа үзенең ярдәмчесе булырга тәкъдим иткән. Бервакыт ул юлында балаларны очраткан, алар аңардан куркып качмаган, ә киресенчә, аның белән рәхәтләнеп уйный башлаган. Моның өчен алангасар балаларга урман җиләкләре, гөмбәләр бүләк иткән. Тиен дуслары биек агачлардан аңа иң матур күркәләрне алып төшеп биргән. Балалар алангасарга Тол бабай дип исем кушкан. Шул чордан Тол бабай кыш саен балаларны бүләкләр белән сөендерергә тырыша.

Казак Кыш бабае



Бөтендөнья Казак Кыш бабае образын казаклар нәселе дәвамчысы, казак гаскәрләре генерал-майоры Василий Петрович Пестряк-Головатый уйлап тапкан. Әкиятләр тарихында бу әле яңа герой. Аның максаты – Яңа ел бәйрәмендә катнашып, бүләкләр тарату гына түгел, ә үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек, Ватанга мәхәббәт хисләре тәрбияләү. Шулай ук ятим балаларга, инвалид балаларга ярдәм итү.

Пестряк-Головатый гадәттә кадетлар корпусларындагы һәм Суворов училищеларындагы чыршы бәйрәмнәрендә катнаша. Патриот Кыш бабай үзенең өен Россиянең көнбатыш өлешендә – Калининградта төзегән. Бөтендөнья казак Кыш Бабае эполетлар тагылган кафтан, башына казак башлыгы кия. Билендә – билбау, һәм аңа кавалерия шашкасы тагылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International