Инде хәбәр иткәнебезчә, башкаланың Яңа татар бистәсендә 25 декабрьдә Яңа ел ярминкәсе ачылды. Бәйрәмнәрдә ул һәр көнне 15:00-21:00 сәгатьләрдә эшлиячәк. Бүген исә ярминкәгә 17:00-21:00 сәгатьләрдә барырга мөмкин.
Монда бәйрәм рухына күмелеп, күңел ачарга, татар милли азыкларын татып карарга, шугалакта шуарга, Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашырга мөмкин. Шулай ук ярминкәдә мобиль театрлар, артистлар чыгышлары да көтелә.
Казанның Яңа татар бистәсе казанлыларны һәм башкала кунакларын Яңа ел ярминкәсенә чакыра!