Хәзер Казанда кая барасы дип, баш ватып утырасы юк. Чөнки шәһәр халкы һәм башкала кунакларына ярдәмгә махсус гид килә.
“Казанның кызыклы урыннары буенча гид” дип аталган әлеге брошюрада нәкъ менә кыш көне кайларда ял итеп булганлыгы турында тулы мәгълүмат бирелә.
Гидның беренче битендә Татарстанда ике дәүләт теле булуына басым ясалса да, ни кызганыч, анда татар телендә мәгълүмат юк. Брошюраның беренче битләрендә авторлар тамак ялгау урыннарына өстенлек биргән. Монда кафе һәм рестораннар турында кыскача мәгълүмат - адреслары, социаль челтәрләрдәге сылтамалары күрсәтелгән.
Татар халык традицияләре турында да онытмаган әлеге гидны төзүчеләр. Яңа ел табыны түрендә бәлеш, чәк-чәк, өчпочмак, гөбәдия, талкыш-кәләвәләр булса, Яңа елыгыз онытылмаслык булыр, дип яза алар. Кыш бабай белән Кар кызының Арчадагы резиденциясе турында да мәгълүмат бар. Моннан тыш, төрле квест-бүлмәләр, картинг-үзәкләр, кинотеатрлар, шугалаклар, Казандагы чыршы үзәкләре, чаңгы базалары, тарихи һәйкәлләр, музей-театрлар турында да белеп була.
Татарстандагы милли традицияләр дә онытылмаган: каз өмәсе, май чабу бәйрәмнәре – бар да бар. Әлбәттә инде, Казанның төзекләндерелгән паркларына да игътибар зур. Шулай булмый ни, әлеге гидны Парк һәм скверлар елы командасы төзегән бит.
Башка шәһәрдәге туганнарыгыз, дусларыгызны Яңа ел бәйрәме белән котларга теләсәгез, инде котлау открыткалары да әзер. Аларны бары тик китапчыктан кисеп алып, марка ябыштырырга гына кирәк.
Хәзергә “Кышкы гид”ның тиражы 3 мең данә генә. Ул казанлылар арасында популярлык казанса, аны кабаттан бастырылыр, мөгаен.
Алинә МИННЕВӘЛИЕВА