Казанда “Континент” балалар паркында билгесез кешеләр ике чыршы агачын кисеп киткән. Әлеге күренеш Парклар һәм скверлар программасын җитәкләгән Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишманны тетрәндергән. “Бу агачларны кискән кешеләрнең Яңа елы нинди булыр икән?” – ди ул. Аның фикеренчә, халыкның төзекләндерелгән паркларга ияләшүе кирәк. Гомумән, тәгәрмәчкә таяк тыгучылар булмый түгел шул инде...
Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Парклар һәм скверлар программасына нәтиҗә ясадылар. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге программага республика бюджетыннан 1 миллиард сум акча бүлеп бирсә, 600 миллион сум инвесторлар тарафыннан җәлеп ителә. Президент ярдәмчесе әйтүенчә, мондый глобаль проект Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала, Россиянең бер генә шәһәрендә дә тормышка ашырылмаган әле.
- Киләсе елда без парклар проектларын дәвам итеп, су саклау зоналарын яңартуны да бергә алып барачакбыз. Шулай ук грант механизмына да күчәргә телибез. Теге яки бу объектны төзекләндерү өчен, Татарстанның шәһәр-районнары грант отуда катнашырга мөмкин. Әлбәттә, монда 2015 елның октябрендә узган парк һәм скверлар ревизиясе буенча районның рейтингта ничәнче урында торуы да роль уйный. Өстәп, без район хакимиятенең үзалдына нинди максатлар куюын, аларның теләкләренә дә карыйбыз, – дип белдерде журналистларга Президент ярдәмчесе Наталия Фишман.
2016 елда су саклау зоналарын төзекләндерүгә барлыгы 20 грант тапшырылачак. Шулай ук республикадагы 60 парк яңартылачак.
Иң яхшы парклар кайсы районда?
Парк һәм скверлар елы программасын тормышка ашыру буенча рейтингтагы беренче унлыкны Түбән Кама, Мөслим, Әлмәт, Саба, Лениногорск, Яшел Үзән, Актаныш, Зәй, Бөгелмә районнары ача.
- Түбән Камадагы Тукай исемендәге парк – мәдәни учреждениеләр симбиозы дип әйтергә мөмкин. “Китапханәдә укы – паркта ял ит” – түбәнкамалыларның девизы шундый, – ди Наталия Фишман.
Президент ярдәмчесе Мөслим районын да мактап туя алмады. “Гади генә булып тоелса да, Мөслимнең Швейцариядән бер ким җире дә юк. Район үзәгендәге төп урамдагы парковкаларны алып атып, аларны башка җиргә күчергәннәр. Җитмәсә, мөслимлеләрнең эскәмияләре дә махсус дизайн белән эшләнелгән. Гомумән, аларда горурланырлык әйбер бар”, – ди ярдәмче.
Сабалылар исә быел төрле мәйданчыкларга – балалар, спорт һәм экстрим мәйданчыкларына игътибарын юнәлткән. Мондый объектларның саны да, сыйфаты да арткан.
Паркларны аңлый торган белгечләр кирәк
Парк-скверларны, ә киләсе елда су саклау зоналарын төзекләндерү өчен тәҗрибәле белгечләр таләп ителүе сер түгел. Рөстәм Миңнеханов та архитектура десантын булдыруны хуплый икән. Ник дигәндә, бездә тәҗрибәле архитекторларга – кытлык. Гомумән, моңарчы бездә парклар юнәлешендә эш алып барылмагач, махсус белгечләр юк. Аннан соң, яшел зоналарны төзекләндерүгә җәлеп ителгәннәре дә бөтенесе бер типтагы әйбер ясаган. Җитмәсә, бу белгечләрне туплау белән генә тукталып калырга җыенмый парк-скверларны төзекләндерү командасы. Әлеге ял итү зоналарын җанландыру максатыннан, майдан алып сентябрь аена кадәр анда төрледән-төрле чаралар узарга тиеш.
Парк һәм скверларда урнаштырыла торган җиһазларның кайберләрен үзебезнең республикада җитештерә башлаганнар. Бу, беренче чиратта, шактый экономияләү булса, икенче яктан – Татарстан җитештерүчеләренә йөз тоту.
2016 елга планнар нинди?
2016 елдагы Су саклау зоналары елы программасын тормышка ашырырга Рөстәм Миңнеханов республика бюджетыннан 1 миллиард сум акча бүлеп биргән. Киләсе елга шулай ук Горький һәм Әмәт урманнарына да аерым игътибар бирергә җыеналар.
Велосипед маршрутлары быел Кремль, Чернышевский, Дзержинский, Театраль, Батурин урамнарын, Яр буен, Ленин бакчасын гына колачласа, 2016 елда бу проект тагын да җәелдереләчәк. Киләчәктә веломаршрутның Универсиада авылына кадәр илтәчәгенә шик юк, чөнки инде моңа кагылышлы документлар төзелгән.
Гомумән алганда, 2015 елда башланып киткән Парклар һәм скверлар елы тәмамланмый, ә шактый киң юнәлештә җәелдерелеп дәвам итә. Киләсе елның беренче яртысында ландшафт, архитектура юнәлеше белән бәйле 4 конкурс та уздырылачак.
Алинә МИННЕВӘЛИЕВА