Дин галимнәребез барлана

2015 елның 31 декабре, пәнҗешәмбе

Ислам мәдәнияте музеенда “Морад Рәмзи: язмышы һәм мирасы” дигән үзенчәлекле күргәзмә эшли башлады.“Казан Кремле” музей-тыюлыгында ачылган проектта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты.


Коръән аятьләре аһәңе яңгырап торган чарада Морад Рәмзинең бай мирасы хакында бәян ителде. Тарихчы, дин белгеченә160 ел тулды. ХХ гасыр башында сәяси вакыйгалар чолганышында аянычлы язмыш һәм иҗат юлы узган галимне бүгенге көндә белүчеләр алай күп дип әйтеп булмас иде.


 


- Мөхәммәд Морад Рәмзи – атаклы дин галимебез. Кызгыныч, Россиядә аны аз беләләр, гәрчә ул заманында Мәрҗани мәчете каршындагы мәдрәсәдә белем алган буласа да. Морад Рәмзи Мәккәдә шәех булган кеше, шуңа да гарәпләр аны беләләр һәм бик хөрмәт итәләр. Әлеге шәхеснең фәнни хезмәтләрендә мин күп сорауларга җаваплар таптым. Мәсәлән, ул ике гасыр элек хезмәтендә татар имамнарының һәрвакыт сөнниләр, мәсләктә мәтуридилар һәм гамәл кылуда хәнәфиләр булулары, араларында яңалык кертүчеләр булмавы турында язып калдырган. Һичшиксез, Морад Рәмзи Ш.Мәрҗани һәм Р. Фәхретдинов кебек олуг шәхесләребез белән бер рәттә торырга лаеклы һәм аның мирасын әле өйрәнәсебез бар, - диде үз чыгышында Камил хәзрәт Сәмигуллин.


 


Күргәзмәдә Морад Рәмзинең Мәккәдә дөнья күргән тарихи хезмәтләре, 1908 елда Ырынбурда басылган “Тәлфик әл-әхбар...” китабы, 2002 елда Ливанда яңадан басылган “Тәлфик әл-әхбар...” хезмәте, юлъязмалары урын алган.

Татар зыялылары Морад Рәмзинең “Тәлфик әл-әхбар вә тәлких әл-әсәр фи вәкаигъ Казан вә Болгар вә мөлүк әт-татар” (Казан, Болгар һәм татар хакимнәре турында хәбәрләр, вакыйгалар, риваятьләр җыелмасы) тарихи китабын беләләр. Галим шулай ук гарәпчәдән, фарсыдан тәрҗемәләр кылган.

“Казан Кремле” музей-тыюлыгының фәнни эш буенча директор урынбасары Светлана Коновалова Ислам мәдәнияте музееның тематик юнәлешен үзенчәлекле, дип бәяләде. Биредә мөселман дөньясының күренекле вәкилләре даими телгә алына. Мәсәлән, Муса Бигиев, Гәбдерәхим Утыз Имәни, Христиан Мартин Френ.

Ә менә Морад Рәмзи иҗаты һәм язмышы хәзерге көнгә кадәр күләгәдә кала килә. Аның хезмәтләре галимнәребез тарафыннан өйрәнелгән дип әйтеп булмый. Совет чорында Морад Рәмзинең исеме искә алынмый диярлек. 1940-70 елларда Татарстан тарихчылары һәм археологлары күпмедер аның тарихи мирасына мөрәҗәгать итә, әмма тормыш юлы һәм мирасы галимнәр тарафыннан җентекләп, фәнни яктан өйрәнелми. Күп вакытта бу аның кадимчелек тарафдары булуы белән бәйле була, ди белгечләребез.


 


Проектны гамәлгә ашыруда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте дә катнашты. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең шәхси архивыннан Ислам мәдәнияте музеена Морад Рәмзи тарафыннан тәрҗемә ителгән 2 томнан торган “Имам Раббәни Мактубаты” хезмәтен бүләк итте, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International