Яңа елда тәртипне 2 мең полиция хезмәткәре саклаячак

2015 елның 31 декабре, пәнҗешәмбе

Яңа елның бизәге – матур итеп бизәлгән чыршы. Кызганыч, татарстанлылар арасында чыршы-наратны махсус урыннардан сатып аласы урынга урман һәм парклардан, хәтта шәһәр урамнарыннан кисеп алып китүчеләр дә бар икән...


Билгеле булганча, яңа ел чорында Татарстанда ел саен “Чыршы” профилактик операциясе игълан ителә. Аның максаты – чыршы-наратларның законсыз рәвештә киселү очракларын булдырмау, әлеге агачларның легаль булмаган юллар белән сатылу очракларына чик кую.

Зәңгәр чыршыларга кадәр кисәләр...

- Әлеге махсус операция 20 декабрь көнне игълан ителде һәм 31енә кадәр дәвам итәчәк. Шушы вакыт эчендә без барлыгы 115 административ хокук бозу очракларын ачыклауга ирештек. Аларның 5се – агачларны законсыз кисү белән бәйле булса, калганнары – чыршы-наратларны законсыз рәвештә сатарга тырышу белән бәйле. Шушы вакыт эчендә әйләнештән рөхсәтсез киселгән 44 агач алынды. Аларның гомуми бәясе – 32,4 мең сум, - дип сөйләде журналистларга матбугат конференциясендә Эчке эшләр министрлыгының участок полицияләре эшчәнлеген оештыру Идарәсе җитәкчесе Зөфәр Гәрәфиев.

Халыкның агачларга карата битарафлыгы, чыннан да, шаккаттыра. Мәсәлән, 25 декабрь көнне Казанның Киров районында шәхси сак предприятиеләренең берсендә эшләүче 4 хезмәткәр законсыз рәвештә 1-3 метрлы 6 нарат һәм 12 метрдан биегрәк булган бер зәңгәр чыршыны кисеп аударалар. Полиция хезмәткәрләре аларны кулга ала. Җинаять кылыну турында документлар тутырган вакытта әлеге хезмәткәрләрнең берсе коралын чыгара һәм качып китмәкче була. Тик аны тиз арада кулга алалар. Хәзерге вакытта бу факт буенча җинаять эше кузгатылган инде.

Пиротехникадан зыян күрүчеләр бар

Хәтерләсәгез, 15 декабрь көнне Татарстанда янгынга каршы махсус режим игълан ителгән иде. Аның буенча пиротехник эшләнмәләргә карата махсус таләпләр гамәлгә керде. Аларны билгеле бер урыннарда гына кулланырга ярый. Республикада андый мәйданнарның гомуми саны – 357. Казанда исә пиротехник эшләнмәләрдән файдалану өчен 4 махсус урын билгеләнгән. Болар – Казан ипподромы, Мирный бистәсендәге Сабантуй уза торган мәйдан, Яңа Савин районындагы Җиңү паркы һәм Киров елгасы буендагы пляж территориясе.

- Кызганыч, пиротехник эшләнмәләрдән зыян күрүчеләр дә теркәлә башлады инде. Хәзерге вакытта 3 шундый очрак билгеле. Аларның берсе – бала, - дип ассызыклады Татарстан Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать тәртибен тәэмин итү Идарәсе җитәкчесе Надир Закиров.

Билгеле булганча, полиция хезмәткәрләре пиротехника сату һәм саклау урыннарын да җитди контрольдә тота. Хәзерге вакытта алар 784 шундый махсус урынны тикшергән инде. Нәтиҗәдә, пиротехника сату кагыйдәләрен бозган өчен барлыгы 61 административ протокол төзелгән.

Надир Закиров китергән мәгълүматларга караганда, яңа ел бәйрәмнәре чорында җәмәгать урыннарында тәртипне барлыгы 2 меңнән артык полиция хезмәткәре саклаячак. Бу чорда республикада барлыгы 200 чыршы шәһәрчеге эшләячәк икән. Аларның 64ен – тәүлек буенча саклаячаклар.

- Раштуа бәйрәме чорында, ягъни 6-7 гыйнвар көннәрендә 230 чиркәүдә бәйрәм чаралары узачак. Аларда барлыгы 50 меңнән артык кеше катнашыр дип уйланыла. 13-14 гыйнвар көннәрендә исә халык Иске яңа елны бәйрәм итәчәк. Аларның куркынычсызлыгын тәэмин итү – безнең төп максат, - дип белдерде Надир Закиров.


Рәмзия ЗАКИРОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International