ЯҢАЛЫКЛАР


31
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Иҗтимагый совет катнашында Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясенең утырышы узды.

2019 ел  Тукай  районында  шәхси  ярдәмче хуҗалыкларга  ярдәм  итү  елы  дип  игълан ителгән  иде.   Ел  дәвамында  район  хакимиятендә     дәүләт субсидияләрен  алуга  ярдәм  итүче  махус    комиссия эшләде.  Ул  авыл  кешеләренә  гомуми юридик мәсьәләләрне хәл  итүдә, документлар  җыюда,  проектны  яклауда  ярдәм  итеп килде.   Ел  ахырында  мондый  уртак  эшнең  нәтиҗәсе  дә  күренде:    18  гаилә 5 млн 800 мең  сум  күләмендә  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы субсидиясен алды.  Бу  акчаларга   18 кече  ферма  төзелде.

Киләсе  елда  Казанда  бик  мөһим вакыйга  - Авыл яшьләренең  халыкара    конгрессы  узачак. Бу  хакта  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров хәбәр итте.    

Шәһәр кешеләренең  бүген  күпчелегенең эш көне булса,   Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы җитәкчеленең  һәм белгечләренең  иң  мөһим һәм җаваплы  көннәрнең  берсе  дә әле  ул. Казанда  һәм Чаллыда  яңа ел алды  ярминкәләре быел   соңгы  мәртәбә   уза.       Күпчелек  сәүдә  челтәрләрендә  яңа  ел алдыннан  көндәлек  продукциягә  бәяләрне  арттырып  сата башлыйлар, ә авыл  хуҗалыгы ярминкәләре - иң кирәкле һәм тәмле,  сыйфатлы  әйберләрне  арзанрак  бәядән сатып  алу  өчен  бик  кулай  урын һәм шуңа  күрә  дә  бүген  ярминкәләрдә аеруча  кызу  эш кайный.       

Бу  хакта  бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  республика  киңәшмәсендә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров әйтте. Барлык  муниципаль районнар  белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  үткәрде.       

Күптән түгел Казан  ярминкәләренең  берсенә (Ямашев урамында) Кайбыч икмәк  заводы хезмәткәрләре  тарафыннан  китерелгән   ипинең  «ура»га сатылып  беткәнен күзәткән  идек.     Автолавка тәрәзәсе каршында шактый  зур  чират тезелеп  киткән,  ә сатучы  сатып алучыларга  көчкә  хезмәт күрсәтеп  өлгерә.     Бер сатып  алучыдан сорашып,  моның  серен белергә  тырыштык,  ни өчен   Казандагы  һәр кибеттә яисә  пекарьняда  пешерелеп, һәр почмакта  сатыла  торган  ипине алмыйча,  бу  ипине чират  торып  ала  соң халык? 


26
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин тармак предприятиеләре белән атна саен үткәрелә торган эшлекле киңәшмәдә «Россиянең цифрлы эфир телевидениесен булдыруга зур өлеш керткән өчен» истәлек медале белән бүләкләнде.​

Бүген ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин «Ростелеком» компаниясе вәкилләре белән Казанда 5G проектын тормышка ашыру буенча эшлекле очрашу үткәрде.

Татарстанда ясалма интеллект технологияләре буенча вәкаләтле вәкил билгеләнде. Бу хакта бүген ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин тармак предприятиеләре белән узган эшлекле киңәшмәдә хәбәр итте.  Ул «Санлы алгарыш» Бөтенроссия конкурсында җиңүче Булат Җамалиев булды.

Бүген югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркында «ВСЕ ВМЕСТЕ» хәйрия фондының үзенчәлекле балалары өчен яңа ел чарасы узды.​


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International