Зәңгәр күл чистарган! Волонтерлар уникаль су объектларын саклау акциясен дәвам иттерә

2020 елның 31 июле, җомга

«Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре, Рус география җәмгыяте вәкилләре, «Чиста булачак» республика яшьләр экологик хәрәкәте волонтерлары, шулай ук Авиатөзелеш районында яшәүче битараф булмаган кешеләр шәһәр халкының яраткан ял итү урынын чистарткан.

Экологик акция барышында дәүләт табигать тыюлыгының яр буе зонасыннан 70 капчыктан артык чүп-чар җыелган. Калдыкларның күп өлешен алюминий һәм ПЭТ-шешәләр, пластик һәм пыяла савыт-саба тәшкил итә, аларны фракцияләргә бүлгәләгәннәр. Сулыкны Татарстан Республикасы Рус география җәмгыяте аквалангистлары чүп-чардан чистарткан. Күлне даими чистартып тору сәбәпле, «зәңгәр су» төбендә чүп-чар табылмаган диярлек.

«ПЖКХ» ИК» көнбатыш зонасы төбәк операторы барлык җыелган калдыкларны да чыгарган.

Исегезгә төшерәбез, әйләнә-тирә мохитне чистарту буенча санитар акцияләргә теләгән һәркем кушыла ала. Үз ниятегез турында 8 (843) 267-68-11 телефоны буенча ТР Экология министрлыгының экологик агарту һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлегенә хәбәр итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International