Спорт белән дус яшик!

2020 елның 7 августы, җомга

Җәйнең соңгы аеның икенче шимбәсендә күптәннән урнашкан күркәм гадәт буенча һәрвакытта да күтәренке күңелле һәм актив, кыю һәм хәрәкәтчел булучылар, нинди генә хәлдә дә гәүдәләрен тиешле формада тота белүчеләр бәйрәме билгеләп үтелә.

Физкультурачы көне - спорт белән һөнәри дәрәҗәдә шөгыльләнүчеләр өчен генә түгел, нинди хезмәт кешесе һәм ничә яшьтә булуына карамастан, һәркем өчен дә истәлекле дата. Физик культура белән шөгыльләнмичә бер генә көн дә узмый. Без, үзебез дә тирәнтен уйланып тормыйча гына, эшкә җәяү йөргәндә дә сәламәтлегебезне ныгытабыз. Коронавирус йоктыру куркынычы бетмәгән бүгенге катлаулы шартларда да төшенкелеккә бирелмәскә тырышабыз. Мондый чорда саф һавада спорт белән шөгыльләнеп алу аеруча актуальләшеп китә.

Бу юлы 8 нче августта иртәнге сәгать 9да биектаулыларны “Казан арты” паркында бик күп күңелле яңалыклар көтә. Әлеге чараны оештыручылар бәйрәмгә килүчеләр бер дә үкенмәсләр - бик кызык булыр, дип вәгъдә итәләр. Бәйрәмдә катнашучыларның, ничә яшьтә һәм нинди физик әзерлектә булуларына карамастан, күңелләренә дәрт өстәлер һәм алар бик күп матур тәэсирләр алырлар.

Теләге булган һәр кеше ГТО нормаларын тапшыруда да үз көчен сынап карый алачак. Ә инде сәгать 10да гүзәл затлар өчен яшел зарядка уздырылачак.

Иптәшләрчә матч вакытында футболчылар уенын иркенләп карау өчен, тамаша яратучыларга һәм җанатарларга трибуналарда урыннарны алданрак алып куюың хәерлерәк булыр.

Бәйрәмнең иң югары ноктасы - хәйрия җиңел атлетика йөгереше. Алдагы шимбәдә “Казан арты” паркына рәхим итегез һәм вакытыгызны күңелле итеп, сәламәтлеккә файда белән уздырырсыз.

Елена МАРТЫНОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International