Эшсезлек 10 тапкырга артты

2020 елның 7 августы, җомга

Хәзерге пандемия - ул гасырда бер тапкыр була торган кризис, аның нәтиҗәләре алдагы дистә еллар дәвамында сизеләчәк, диләр белгечләр. Пандемия шартларында хөкүмәт тарафыннан күп кенә икътисади һәм социаль проблемалар хәл ителеп килде, әмма күбесе әле алда тора. Чөнки күп кенә кешеләр эшсез калды, күбесе бизнесын югалтты. Ә кемгәдер пандемия берничек тә тәэсир итмәде.

Без инде ярты елга якын үз изоляция шартларында яшибез. Безнең район, аның халкы бу чор эчендә ничек яшәде, алда нинди вазгыять көтә? Биектау районы мәшгульлек үзәге директоры Лениза Газизуллина сүзләренә караганда, бүгенге көндә районда һәр өч эшсезнең берсе пандемия шартларында, 1 марттан соң, эшсез калды. Әлеге проблема төзелеш сферасына, эшкәртү сәнәгатенә, хезмәт күрсәтү һәм кунакханә бизнесы, җәмәгать туклануы өлкәсенә, финанс һәм иминият эшчәнлегенә аеруча тискәре тәэсир итте.

“Анализ күрсәткәнчә, бездә теркәлгән эшсезләрнең 26%ы - 30 яше дә тулмаган яшьләрдән тора, - ди Лениза Шамильевна. - 70%ын 30 яшьтән 70 яшькә кадәр булган гражданнар тәшкил итә. Пенсия яшендәге кешеләр барлык эшсезләрнең 3% ын алып тора”.

Тагын шунысын да искәртеп узарга кирәк, мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать иткән кешеләрнең яртысыннан артыгын озак вакытлар эшләмичә яшәгән, эшләгән очракта да, күләгәдә калуны кулай күргән яшьләр тәшкил итә. Россия хөкүмәте тарафыннан күрсәтелә торган финанс ярдәме аларны да күләгәдән чыгарга мәҗбүр итте.

Ярдәм

Россия хөкүмәте пандемия чорында эшсез калган гражданнар өчен комплекслы ярдәм күрсәтү буенча күп карарлар кабул итте. Иң беренче чиратта, эшсезләргә түләнә торган пособие күләме арттырылды. Аның минималь күләме 4500 сум тәшкил итсә, максималь күләме 12130 сумга җитте. 1 марттан соң эшсез калган гражданнар максималь пособие ала. Балигъ булмаган бала тәрбияләүче эшсезләр, пособиегә өстәп, ай саен тагын 3000 сум акча ала.

Кече һәм урта бизнес

Пандемия белән бәйле проблема кече һәм урта бизнес белән шөгыльләнүчеләр өчен аеруча зур кыенлыклар тудырды. Салым һәм аренда буенча хөкүмәт тарафыннан күрсәтелә торган ташламалар алар өчен бата башлаганда саламга тотыну белән бер дәрәҗәдә генә булды. Азат Галимҗановның бизнесы җәмәгать туклануы сферасы белән бәйле. Аның кафесы бар. Ул да үзен борчуга салган проблемалар белән уртаклашты:

“Безнең җәмәгать туклану сферасы белән бәйле булган бизнес бигрәк тә зур зыян күрде. 26 мартта кафены ябарга туры килде. Югары квалификацияле кадрлардан гына торган коллектив ялга китәргә мәҗбүр булды. Мин аларның һәркайсына хезмәт хакы түләп тордым. Әмма, эшсез торган көннәр өчен хезмәт хакы түләп, мин бик зур зыян күрдем”. Шулай булуга карамастан, Азат Мәхмүтович коллективны саклап калуына бик шат. Кафега йөрүчеләрнең азаюы гына борчый аны. Пандемия чорында үзенең 70% клиентын югалткан ул. Шул сәбәпле бүген дә зыянга эшләвен дәвам итә.

“Минем хезмәткәрләр хезмәт килешүе буенча эшлиләр, - ди Азат Галимҗанов. - Шул сәбәпле хөкүмәт ярдәмен миңа үзем өчен генә бирделәр. Мин ике тапкыр 13 әр мең сум акча алдым. Минем гаиләм бар, балалар тәрбиялим, кафе бинасына аренда түлим, ипотекага фатир алган идем - анысын да түләргә кирәк, өстәвенә, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр һәм башкалар”.

Фаразларга караганда, сентябрь аенда пандемиянең икенче дулкыны башланачак. Шулай булган очракта, Азат Галимҗанов бизнесын бөтенләй ябарга ниятли. Андыйлар бер Азат Мәхмүтович кына түгел бит. Димәк, эшсезләр саны тагын да артачак.

Вакансияләр бармы?

2020 ел башыннан районның мәшгульлек үзәгенә 1470 кеше мөрәҗәгать иткән. Шуларның 1320 се пандемия чорында исәпкә баскан.

“Агымдагы елның беренче айлары белән чагыштырганда районда эшсезләр саны 10 тапкырга артты, - ди Биектау районы мәшгульлек үзәге директоры Лениза Газизуллина. – Апрель һәм май айларында көн саен 40-60 кеше кабул итә идек. Июнь аенда кеше ташкыны бераз гына кимеде, дисәк дә була. Бүген безнең үзәккә атнасына 40 кеше килә һәм эшсез буларак исәпкә баса. Кеше саны күбрәк булган авыл җирлекләреннән килүчеләр, әлбәттә, өстенлек алып тора. Биектау, Красносельский, Семиозерка, Усад һәм Бөреле авыл җирлекләрендә эшсезләр саны арта бара. Пандемия шартларында эшсезләрне эшкә кабул итә торган оешмалар бик аз иде. Бүген инде вазгыять уңай якка үзгәрә. Эш табучылар да арта бара. Бүгенге көндә район буенча 440 вакансияле эш урыны бар. Алар барысы да сәнәгать өлкәсенә карый: токарьлар, фрезеровщиклар, станокларда эшләүче киң профильле эшчеләр, резина-техник эшләнмәләр һәм детальләр әзерләүчеләр, тракторчылар, машинистлар, склад хезмәткәрләре. Бюджет өлкәсендә эшләргә теләүчеләр өчен дә вакансияле урыннар бар. Ул урыннарга укытучыларны, тәрбиячеләрне, табибларны чакырып калабыз. Мәшгульлек үзәге, эш эзләүчеләрнең белем һәм тәҗрибәсен, эш белән тәэмин итүчеләрнең ихтыяҗын өйрәнеп, төрле анализлар ясый”. Лениза Шамильевна сүзләренә караганда, еш кына эш эзләүченең белеме һәм тәҗрибәсе эш белән тәэмин итүченең таләбенә җавап бирми. Бу очракта эшсезләр өчен оештырыла торган махсус программалар ярдәмгә килә. Мәшгульлек үзәге эшсез калган яшьләр, пенсиягә чыгар алдыннан эшсез калган гражданнар, декрет ялында утыручылар өчен яңа һөнәр үзләштерү буенча укулар уздыра.

Коронавирус тагын нинди “күчтәнәчләр” әзерлидер - хәзергә билгесез. 2020 ел башындагы икътисади хәлгә кайту өчен дә еллар кирәк булачагы көн кебек ачык. Һәрхәлдә, яхшылыкка өмет итеп, алга матур планнар корып яшәү күпкә отышлырак.

Галия ИЛДАРОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International