Озын гомерлелек сере - хәрәкәттә

2020 елның 7 августы, җомга

Биектау районының Новый бистәсендә гомер итүче Мугаззадә Исмәгыйлевага шушы көннәрдә 90 яшь тулды. Ул - хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне. Юбилярны “Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы Үзәге хезмәткәрләре котлады.

Мугаззадә Исмәгыйлева 90 яшь лек ю билеен билгеләп үтсә дә, аңа әле бу яшьне һич бирә торган түгел. Моның сәбәбе - аның искиткеч хәрәкәтчел булуында. Мугаззадә апа сәламәт яшәү рәвешенә өстенлек бирә торган кеше. Аның табыныннан җиләк-җимеш һәм яшелчә өзелми.

Җәй айларында ул көннәр буе бакчада була. Ә бакчасы, әйтергә кирәк, бер дә кечкенә түгел. Кыш көне аны кызы үз янына Казанга алып китә. Тик барыбер күңеле өенә, Новый бистәсенә тарта. Дүрт стена арасында эшсез утыруга йөрәге түзми аның.

Х ә з е р г е в а к ы т т а Мугаззадә апа үз йортында яши. Ул күрше Арча районында туып-үскән. Педагогия уку йортын тәмамлап, математика һәм татар теле укытучысы булып эшләгән. 27 яшендә булачак ире Шаһиәхмәтне очраткан. Алар 43 ел бергә гомер иткәннәр, ике ул һәм бер кыз үстергәннәр.

Ю б и л е й к ө н е н д ә Мугаззадә Исмәгыйлевага Россия Федерациясе Президенты Владимир Путиннан, Биектау муниципаль районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллиннан котлаулар ирештергәннәр.

Аны шулай ук “Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы Үзәге хезмәткәрләре дә котлаган. Ә кичен матур итеп әзерләнгән табын янына Мугаззадә Исмәгыйлеваны чираттагы юбилее белән котларга туганнары һәм якыннары җыелган.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International