Быел республикабыз ТАССРга нигез салынуның 100 еллыгын билгеләп үтәчәк. Биектау районы аның мөһим өлеше булды һәм ул шулай булып кала да. Ул, үз чиратында, быел 85 еллыгын бәйрәм итәчәк. Шушы истәлекле ике дата хөрмәтенә район авыллары һәм бистәләре турында сөйләвебезне дәвам иттерәбез. Монысында сүз Чернышевка авыл җирлеге турында барачак.
11 нче гыйнварда “Әсән” авыл хуҗалыгы предприятиесенең товарлыклы сөтчелек фермасы базасында “Кышлату чорында терлекләрне ашату рационнары һәм асрау шартлары” дигән темага семинаркиңәшмә уздырылды.
Үзәк мәдәният йортында агымдагы елда беренче “эшлекле дүшәмбе” узды. Анда бизнесны үстерүгә, аерым алганда эшмәкәрләр өчен ташламалы салымга һәм аның үзмәшгульлек кебек формасына кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү турында да сүз барды.
Бу аноним сораштыру һәм аның нәтиҗәләре буенча тәкъдимнәр биреләчәк.
Популяр җырчы, Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев иҗатын күпләр ярата. Салмак кына җырлар белән татар эстрадасы сәхнәсенә килеп кергән мишәр егете Фирдүс Тямаевның иҗат стиле соңгы елларда башка юнәлеш алса да, җырчының тамашачылар аудиториясе елдан ел арта һәм гастрольләр географиясе киңәя бара.
Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!
Яңа ел җитә башласа, халык арасында шау-шу куба: имештер, мөселман кешесенә Яңа ел бәйрәмен билгеләп узу тыела. Җитәкчеләре мөселман кешесе булган фирмаларда Яңа ел корпоративлары уздыру да тыела ди. Ниндидер бер балалар бакчасында хәтта кайбер сабыйлар, Кыш бабай юк ул, дип, шигырь дә ятламыйлар, бәйрәм концертында катнашырга да теләмиләр икән.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ел җитәкчесе-2019» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде.
Татарстан Президенты Яңа ел алдыннан журналистлар белән очрашты. Чарада яңгыраган кайбер фикерләрне укучыларга да җиткерәбез.
РКХ Перинаталь үзәгенең яңа туган балаларны реанимацияләү бүлегенең югары категорияле табиб-реаниматологы Сапаркина Ирина Георгиевна һәр якшәмбе яңа туган балаларның ата-аналары өчен лекцияләр үткәрә. Ул җитлекми туган балаларны карау турында сөйли.