Герой-якташларыбызны онытмыйбыз

2020 елның 7 августы, җомга

Мүлмә авыл җирлегенең Тимерче авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларга һәйкәл куйдылар. Аның ачылышына мактаулы кунаклар - Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, хәрби комиссар Александр Найденов, Равил хәзрәт Зәйнуллин һәм иганәчеләр килде. Һәйкәл салу өчен акчаны Тимерче авылы халкы үзе җыйган.

Тимерче авылы кешеләре авылдашлары турындагы истәлекне кадерләп саклыйлар. Күбесенең бабалары һәм әтиләре фронтка киткәннәр һәм канкойгыч сугыштан кире әйләнеп кайта алмаганнар. Бүгенге көндә биредә Бөек Ватан сугышында катнашкан бер генә кеше дә калмаган, исәннәр арасында бер тыл хезмәтчәне генә бар. Әмма Туган илне фашистлардан азат итүдә катнашкан авылдашларның исемнәре хәзер инде Тимерчедәге гранит тактада мәңгеләштерелгән.

Моннан ике ел элек авыл кешеләре, бөтенесе бердәм булып, һәйкәл төзергә кирәк, дигән карарга килгәннәр. Төзелешнең төп иганәчеләре дә булган, әлбәттә, әмма акчаны авыл кешеләре дә җыйган. Һәйкәл ачылышын 9 Май-га планлаштырган булсалар да, чаралар уздыру тыелганлыктан, бу көнне соңгарак кичектерергә туры килгән.

Якташларын искә алырга бөтен авыл халкы урамга чыккан иде. Аларга чын мәгънәсендә уртак тырышлык белән тормышка ашырылган һәм шундый олы бәйрәмдә бергә җыелырга хәтта пандемия дә комачаулый алмаган. Тантанада район Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, хәрби комиссар Александр Найденов һәм Равил хәзрәт котлаулар белән чыгыш ясадылар. Район Башлыгы һәйкәл ачуда башлап йөрүчеләргә һәм матди ярдәм күрсәтүчеләргә - Рәмис белән Рәфкать Мөхәммәтҗановларга рәхмәтләрнең аеруча зурысын юллады.

- Төзүчеләргә, оештыручыларга, аеруча Рәмискә тагын бер тапкыр рәхмәт әйтәсем килә. Ул һәрвакытта да эшкә барысыннан да иртәрәк килә иде. Сездә менә нинди егетләр бар. Шәп авыл, - диде Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин.

Һәрхәлдә, бу көнне иң кадерле кунаклар авыл кешеләре үзләре булды. Оештыручылар авылдашлары турында алдан ук кайгыртканнар: хуш исле пылау, кайнар чәй һәм җиләк-җимеш белән сыйладылар. Ә район артистларының чыгышы күңелгә ятышлы музыкаль бүләк булды.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International