Милли көрәш - ул халыкның яшәү көчен, батырлыгын, кодрәтен күрсәтә торган спорт төре. Татарлардагы көрәш рухы бервакытта да югалмаган. Сабан туйларында, җыеннарда бил алышу, көрәшү традицияләре буыннан-буынга күчеп, бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән. Нәкъ менә көрәш, көрәш рухы халкыбызны саклап калган да инде.
50+ яшьтәге кешеләрне «Интернетка рәхмәт – 2021» Бөтенроссия конкурсының яңа сезонында катнашырга һәм компьютер грамоталылыгын өйрәнүдәге уңышлары белән уртаклашырга чакыралар. Материалларны кабул итү 15 октябрьгә кадәр конкурс сайтында дәвам итәчәк.
Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында су транспортында пассажирлар йөртүгә лицензия рәсмиләштерергә мөмкин. Яңа хезмәт турында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко хәбәр итте.
Казан дәүләт аграр университетының 3 нче курс студентлары республика хуҗалыкларында җитештерү практикасын узалар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре кәбестә үстерү өчен урынны һәм туфракны ничек дөрес сайлау буенча киңәшләр әзерләгәннәр.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, мөлкәт салымнарын һәм физик затлар кеременә салымнарны салым хәбәрнамәсен алганчы ук түләүнең өстәмә ысулы - бердәм салым түләве барлыкка килде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исегезгә төшерә, 1 июльдән 3 июльгә кадәр Татарстан Республикасында «АГРОВОЛГА» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе узачак. Күргәзмә кысаларында беренче тапкыр нәселле терлекләр конкурсы узачак, анда халыкара дәрәҗәдә аккредитацияләнгән судьялар Голштин токымлы иң яхшы сыерларны билгеләячәкләр.
Биектау районының “Казан арты” паркында халык зарыгып көткән Сабан туе шатлыклы хисләр белән шау- гөр килеп узды. Татар халкының милли бәйрәмен ачу тантанасы Биектау авылындагы төп стадионда үткәрелде.
Халыкара компетенцияләр үзәгендә - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында "IT-cube" балалар ИТ-иҗаты үзәгенә укырга җыелган. Дәресләр инде сентябрь аенда ук башланачак. Халыкара компетенцияләр үзәгендә - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында "IT-cube" балалар ИТ-иҗаты үзәгенә укырга җыелган. Дәресләр инде сентябрь аенда ук башланачак.
7-11 июньдә Татарстанда Якутия көннәре узды. Алар Саха Республикасының инвестицион, инновацион һәм туристик потенциалын тәкъдир итүгә һәм эшлекле һәм фәнни элемтәләрне үстерүгә юнәлдерелгән иде. ИТ-парк өчен бу атна зур хезмәттәшлек башлангычы булды: берничә килешү төзелде.