Республикада ОРВИ һәм грипп белән авыручылар бу атнада 41%ка арткан

2022 елның 23 декабре, җомга

Республикада ОРВИ һәм грипп белән авыручылар бу атнада 41%ка арткан. Бу эпидемиология күрсәткечләреннән ике тапкыр күбрәк.

Табиблар моны кешеләрнең иммунитеты түбән булу белән аңлата. "Соңгы ике елда грипп көчле булмады. Организмнарның аңа каршы тору көче кимегән" - диләр. Быел исә республикага әлеге вирусның берюлы берничә төре килде. Аларның иң көчлесе - дуңгыз гриппы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International