Биектау районы прокуратурасы белем бирү учреждениеләрендә балигъ булмаганнарга медицина ярдәме күрсәткәндә закон бозуларны ачыклады

2022 елның 30 декабре, җомга

Район прокуратурасы тарафыннан «Байгыш» Биектау катнаш төр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе эшчәнлегендә балигъ булмаганнарга медицина ярдәме күрсәткәндә федераль законнар үтәлешенә тикшерү үткәрелде.

Тикшерү барышында белем бирү учреждениесенең матди-техник тәэмин ителеше тиешенчә булмавы, атап әйткәндә, тикшерү вакытында мәгариф оешмаларында балигъ булмаганнарга медицина ярдәме күрсәтү бүлегенең медицина блогын җиһазлау стандарты бозылуы, түбәндәгеләр юклыгы ачыкланды: боз өчен куык – 1 данә, носилка - 1 данә, төрле зурлыктагы ашказаны зондлары - 1 данә.

Шундый ук хокук бозулар район прокуратурасы тарафыннан 4 белем бирү учреждениесендә ачыкланды.

Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча, 2022 елның 08 декабрендә мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре исеменә район прокуратурасы тарафыннан закон бозуларны бетерү турында 5 күрсәтмә кертелде, алар каралды һәм канәгатьләндерелде, 5 вазыйфаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды, медицина блоклары тулы күләмдә комплектланды.

 

26.12.2022

 

Прокурор ярдәмчесе                                                                       Р.А. Шәфыйков

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International