Рөстәм Миңнеханов мобилизацияләнгән казанлыларның балаларының хыялларын тормышка ашырды

2022 елның 27 декабре, сишәмбе

13 яшьлек Айназ һәм 9 яшьлек Кәрим «Корстон»да «Теләкләр чыршысын»да хыялларын калдырган булганнар. Яңа ел алдыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ул хыялларны чынга ашырды. Мобилизацияләнгән казанлыларның балалары бүләккә акыллы колонкалар алдылар. Бу хакта Казан шәһәре мэриясе хәбәр итә.

Акыллы колонкаларны һәм 2023 ел символы рәвешендәге кәнфитләр тутырылган рюкзакларны балаларга Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов тапшырган.

«Кәрим белән без тиздән кабат күрешербез, ул тагын бер бүләк турында хыяллана. Балачак хыялларын тормышка ашыру рәхәт һәм мөһим. Һәм безнең һәрберебезнең хыяллары тормышка ашсын иде», - дигән А.Салихов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International