ЯҢАЛЫКЛАР


15
июнь, 2021 ел
сишәмбе

Яңа чаптырылган үлән исен күпләр җәй һәм ял итеп күз алдына китерә. Әмма кыр хезмәтчәннәре өчен бу вакыт иң киеренке һәм җаваплы чор. Хуҗалыкларда үләнле азык - эре мөгезле терлекләр өчен сенаж һәм печән әзерләү бара.

Балтач районы хезмәтчәннәре көндәлек тырыш хезмәтләре белән тарихта беренче тапкыр тәүлеккә 300 тоннадан артык сөт савып алуга ирештеләр. Бу рекорд Татарстанның сөт терлекчелеген үстерүгә саллы өлеш кертү булды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, 23-25 сентябрьдә Кырымда бөтен Россиядән иң яхшы механизаторлар һөнәри осталык буенча ярышларга җыелалар.


9
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

IT-паркта Татарстанда Якутия көннәре кысаларында «Sakhainnovations» инновацион проектлар күргәзмәсе уза. Әлеге күргәзмә барышында республикалар арасында цифрлы технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килешү имзаланды.

9 июньдә «Проект җитәкчесе»Бөтенроссия конкурсы финалының беренче көне узды. Илнең 23 иң көчле проект җитәкчесе Татарстан Республикасында гамәлгә ашыру өчен проект идеясен эшләү буенча команда эше кысаларында үзләренең шәхси-идарә итү һәм һөнәри-техник компетенцияләрен күрсәттеләр.

«МТС» ГАҖ һәм Ericsson Татарстан Республикасында Иннополис шәһәрендәге махсус икътисадый зона базасында 5G пилот челтәрен җәелдерделәр. Флагман смартфонында Motorola edge+ ны эшләтеп җибәрү тантанасында 3,5 Гбит/сек. тан артык мәгълүматны йөкләү тизлеге күрсәтелде.

Агымдагы елның 7-20 июнь көннәрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре гражданнары арасында түбәндәге юнәлешләр буенча социологик сораштырулар уздыру оештырылачак:

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Экспортка ярдәм үзәге бизнес субъектларының халыкара күргәзмә-ярминкә чараларында Татарстан Республикасының күмәк стендында катнашуын оештыра.

ТР Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды (ФПП) «Перезагрузка» һәм «Үзмәшгульләр» программалары буенча 1 июньгә кадәр ташламалы финанс җәлеп итү турындагы барлык гаризалар буенча ставкаларны РФ ҮБ төп ставкасына кадәр (5%) киметте.

Конкурс чимал булмаган энергетика товарлары, эшләр, хезмәт күрсәтүләр, шулай ук интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләрен экспортлауда зур уңышларга ирешкән эре компанияләр, кече һәм урта бизнес компанияләре һәм шәхси эшкуарлар арасында үткәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International