ЯҢАЛЫКЛАР


9
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта 2021 елда яңа республика ярдәме чаралары турында сөйләде. Әйтик, июнь аеннан сәнәгать паркларын үстерүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы старт ала. Инфраструктур мәйданчыкларның нәтиҗәлелеген арттыру максатларында ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан пакетлы чаралар эшләнде.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы даими рәвештә бизнеска ярдәм итүнең гамәлдәге программаларын камилләштерү өстендә эшли. Пандемия чорында 2 программа – гамәлдәге бизнес кредитлары буенча процент ставкасын субсидияләү һәм азык-төлек продуктлары һәм ризык китерү хезмәтләре өчен түләүгә бәйле чыгымнарны 100% субсидияләү зур ихтыяҗ булуын күрсәтте. Агымдагы елда бу проектларны дәвам иттерү турында карар кабул ителде. Ярдәм алу өчен гаризалар 11 июньнән кабул ителә башлый.

Бүген Татарстанда сөт һәм ит терлекчелеге буенча зоотехник-селекционерларның 2 нче Бөтенроссия конкурсы ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Терлекчелек һәм нәсел эше департаменты директоры Дмитрий Бутусов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ришат Зарипов, «Элита» дәүләт нәсел предприятиесе АҖ генераль директоры Фәннур Зарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов һәм башка җаваплы затлар катнашты.

Узган ел Биектау районының «Котдусов» крестьян-фермер хуҗалыгының тәвә кошы фермасында 10 меңнән артык турист һәм экскурсант булып китте.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, перспектив хезмәттәшлек юнәлешләрен билгеләү максатында, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең азык-төлек һәм су иминлеге буенча Дәүләт министры Мариям Бинт Мөхәммәд Әл-Мехаири җитәкчелегендәге делегация белән очрашты.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 1 июльдән 3 июльгә кадәр Лаеш районында “АГРОВОЛГА” халыкара агросәнәгать күргәзмәсе узачак.

Республика аграрийларының кызу эш вакыты. Мөгезле эре терлекләрне ныклы азык базасы белән тәэмин итү өчен алар алдында сыйфатлы сенаж һәм печән әзерләү бурычы тора.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы язгы кыр эшләре чорында агросәнәгать комплексын кредитлау өлкәсендә оператив мониторинг алып бара.


31
май, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында беренче тапкыр «АГРОВОЛГА» агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында «Трактор-шоу» төбәк ярышлары узачак, анда механизаторлар иң яхшы тракторчы исемен яуларга  тырышачаклар.

1 июльдән 3 июльгә кадәр Татарстанда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан кыр форматында оештырылган иң зур «АГРОВОЛГА-2021» күргәзмәсе узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International