«Wildberries-идеядән сатуга кадәр» укыту форумы – марафонын башлануы.

2022 елның 20 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президентының 03.12.2020 ел № 354 боерыгы белән, электрон сәүдә каналлары буенча, Татарстан Республикасында җитештерелә торган продукцияне алга этәрүгә ярдәм итү мәсьәләләре буенча эшче төркем формалаштырылды.

Үткәрелә торган эш кысаларында эшмәкәрләр һәм үзмәшгуль гражданнарның маркетеплейсларга чыгу мәсьәләләренә зур игътибар бирелә.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды, «электрон сәүдә үзәге» АКБО белән берлектә, «Wildberries-идеядән сатуга кадәр»укыту форумы – марафонын башлау турында игълан итә.

Форум-марафон кече һәм урта эшкуарлык субъектларына, «һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы затларга, шулай ук Wildberries маркетплейсына чыгу белән кызыксынучы физик затларга адреслана.

Форум-марафонны узу кысаларында катнашучылар:

- шәхси кабинетны теркәргә;

- товарга карточкалар булдырырга һәм фоторәсемнәр ничек төркәргә;

- товарга бәяләрне йөкләргә;

- товар китерүне рәсмиләштерергә;

- логистик схеманы билгеләргә;

- шәхси кабинетында складны сайларга һәм көйләргә ;

- сатуны башларга.

Укыту модульләрен узу һәм биремнәрне уңышлы үтәү нәтиҗәләре буенча форум-марафонда катнашучылар электрон сертификат алачак.

Укыту модульләрен узу һәм биремнәрне уңышлы үтәү нәтиҗәләре буенча форум-марафонда катнашучылар электрон сертификат алачак.

Инструкция для подачи заявки на участие в обучающем форуме-марафоне "Вайлдберриз - от идеи до продажи"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International