Гражданнарны бергәләп тематик кабул итү

2022 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

2022 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән берлектә гражданнарны кабул итү практикасы дәвам итә.

2022 елның 27 июнендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры тарафыннан гражданнарны кабул итү узачак.

Республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрнең «Skype» программасы аша республика муниципаль берәмлекләрендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Иҗтимагый ярдәмчеләре кабул итү бүлмәләрендә турыдан-туры тоташу юлы белән үз сорауларын бирү мөмкинлеге булачак.

Сәрия Сабурская һәм Эльмира Зариповага мөрәҗәгать итәргә теләгән республика халкына (843) 236-41-80 телефоны буенча алдан язылырга һәм билгеләнгән вакытка вәкаләтле вәкилнең Иҗтимагый ярдәмчесе кабул итү бүлмәсенә яисә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International