Татарстан Республикасында балаларның җәйге ялын оештыру һәм аларны савыктыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» телефоны

2022 елның 8 июне, чәршәмбе

2022 елның 10 июнендә Татарстан Республикасында балаларның җәйге ялын һәм аларны савыктыруны оештыру мәсьәләләре буенча Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил «кайнар линия» үткәрә.

236-00-71 телефоны кайнар линиясе буенча Татарстанда яшәүчеләр җәйге сәламәтләндерү лагерьларында балалар ялы турында актуаль мәгълүмат ала алалар. Гражданнар шалтыратуларына Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсе хезмәткәрләре җавап бирәчәк.

«Кайнар линия» телефоны: (843) 236-00-71.

Сез шулай ук үз сорауларыгызны WhatsApp ка 7 (939) 345-37-50 телефон номеры буенча җибәрә аласыз.

Консультация вакыты:  09.00 дән 15.00 гә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International