Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «2022 елда хезмәткә түләүнең минималь күләмен, яшәү минимумы, пенсиягә социаль өстәмә күләмен исәпләү һәм билгеләү үзенчәлекләре турында, шулай ук «Россия Федерациясендә дәүләт пенсия тәэминаты турында» Федераль законның 25 статьясындагы 1 пунктының дүртенче-алтынчы абзацларында каралган иминият пенсиясенә беркетелгән түләү күләмен индексацияләү (өстәмә арттыру) коэффициентын, бер пенсия коэффициенты бәясен өстәмә арттыру коэффициентын һәм пенсияләрне өстәмә индексацияләү коэффициентын раслау турында» 2022 елның 28 маендагы 973 номерлы карары нигезендә, 2022 елның 1 июненнән Россия Федерациясе территориясендә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме (МРОТ) аена 15 279 сум тәшкил итә.
Минималь хезмәт хакы күләме үзгәрүгә бәйле рәвештә, 2022 елның 1 июненнән дәүләт һәм муниципаль оешмалар хезмәткәрләренә хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен аена 15 279 сумнан ким булмаган күләмдә тәэмин итү зарурлыгы турында ведомство буйсынуындагы учреждениеләр җитәкчеләре игътибарына җиткерү һәм алар тарафыннан хезмәт законнары таләпләрен үтәү эшләрен оештыру өчен, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының 2022 елның 06 июнендәге 01-02/6811-03-15/3803 номерлы уртак хатын җибәрәбез.
Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмалары өчен минималь хезмәт хакы күләме Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләр берләшмәләренең Координация советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында 2021 елның 24 декабрендәге Килешүдә - аена 16 700 сумнан ким булмаган күләмдә каралган.
Хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен түләү буенча (Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан тыш секторы өчен Килешү нигезендә 2022 елның 01 гыйнварыннан - аена 16 700 сумнан ким булмаган, Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре хезмәткәрләре өчен 2022 елның 01 июненнән - аена 15 279 сумнан да ким булмаган күләмдә) дәүләт гарантиясен тәэмин итү өлешендә хезмәт законнарын бозган эш бирүчеләр Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 5.27 статьясы нигезендә административ җаваплылыкка тартылалар.