Товарлар җитештерүгә (сатуга), эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә бәйле рәвештә чыгымнарны яисә алынмый калган керемнәрне каплау максатларында Биектау муниципаль районы бюджетыннан субсидияләр алучыларны сайлап алу үткәрү турында

2022 елның 26 октябре, чәршәмбе

«Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 06 сентябрендәге 887 номерлы «Юридик затларга (дәүләт (муниципаль) учреждениеләренә субсидияләрдән тыш), индивидуаль эшкуарларга, шулай ук физик затларга - товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр җитештерүчеләргә субсидияләр бирүне җайга сала торган норматив хокукый актларга, муниципаль хокукый актларга гомуми таләпләр турында» карары, Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Башкарма комитетының «Биектау муниципаль районы бюджетыннан юридик затларга (дәүләт (муниципаль) учреждениеләренә субсидияләрдән тыш), индивидуаль эшкуарларга, физик затларга - товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр җитештерүчеләргә субсидияләр бирү тәртибен раслау турында» 2018 елның 22 октябрендәге 2272 номерлы карары нигезендә, Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. Субсидияләр алучыларны - юридик затларны (дәүләт (муниципаль) учреждениеләреннән тыш), индивидуаль эшкуарларны, физик затларны - товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр җитештерүчеләрне товарлар җитештерүгә (сатуга), эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә бәйле рәвештә чыгымнарны яисә алынмый калган керемнәрне каплау максатларында сайлап алу үткәрергә.

2. Сайлап алуда катнашу өчен гаризалар кабул итү срогын 2022 елның 24 октябреннән 2022 елның 30 октябренә (шул көнне кертеп) кадәр билгеләргә.

3. Субсидия алу турында гаризалар Биектау муниципаль районы Башкарма комитетына түбәндәге адрес буенча бирелә: Татарстан Республикасы, Биектау муниципаль районы, Биектау т/юл ст. пос., Мәктәп ур., 18 йорт, 3кат, икътисад бүлеге (дүшәмбедән җомгага кадәр 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькәчә).

4. Әлеге карарны Интернет челтәрендә Биектау муниципаль районының рәсми сайтында: http//vysokya-gora/tatarstan/ru веб – адрес буенча урнаштыру юлы белән игълан итәргә.

5. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары М.Р. Булгаковка йөкләргә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International