Елның соңгы көнендә Татарстанда кар һәм буран көтелә

2022 елның 28 декабре, чәршәмбе

31 декабрьдә Татарстан җирлегендә кар яву һәм буран көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Синоптиклар төнлә Татарстанда һава температурасы -7..-12 градуска кадәр, көнчыгыш районнарда -18 градуска кадә төшәчәк, дип фаразлый. Республикада көндез иң югары температура -1...-6 градус, көнчыгыш районнарда -9 градус булачак.

Казанда төнлә термометр баганалары -7..-9 градус билгесенә төшәчәк. Көндез шәһәрдә һава -4..-6 градуска кадәр җитәчәк. Юлларда кар көртләре, бозлавык, игътибарлы йөрегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International