Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Биектау муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Информацион басмалар
Гимн
Символика
Видеокүзәтү камералары
Территориаль планнаштыру схемасы
Район тормышы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Координационный совет по вопросам поддержки и развития малого и среднего предпринимательства в Высокогорском муниципальном районе
Документлар
Статуслы документлар
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында район башлыгының норматив хокукый актлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында район Советының норматив хокукый актлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында район башкарма комитетының норматив хокукый актлары
Биектау муниципаль районының милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатаның боерыклары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Көнлек план
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтә
"Биектау ТВ" телевидениесы
Атналык план
Яңалыкларга язылу
"Биектау хәбәрләре"
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Гражданнарны кабул итү вакыты һәм тәртибе
Бәйләнеш
Интернет кабул иту бүлмәсе
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
«Халык контроле» дәүләт информацион системасы
Гариза үрнәкләре
Аралашу
Кирәкле мәгълүматлар
Сезнең уй-фикерегез
Сайт буенча ярдәм
Муниципаль районнар
Биектау муниципаль районы
ЯҢАЛЫКЛАР
16
ноябрь, 2013 ел
шимбә
Әмерхан Ахун улы Бөек Ватан сугышында аерым миномет полкында көрәшкән
Әмерхан Ахун улы Әхмәтҗанов – Бөек Ватан сугышы ветераны. Фронтка ул 1942 елда китә. Аерым минометр полкында көрәшә һәм “катюша”ларны коручы (заряжающий) була. Башта ул Калинин фронтында көрәшә, Белоруссияне азат итә, Балтыйк буендагы сугышларда катнаша. Сугыш тәмамлануны Литвада каршылый. Аннары Япониягә каршы көрәшкә китә. Өенә әйләнеп кайткач, милиициягә эшкә урнаша. Әмерхан Ахун улы гомеренең 30 елын Эчке эшләр министрлыгы системасындагы хезмәткә багышлаган. Отставкага майор званиесендә китә. Моннан берничә ел элек ул гаиләсе белән Биектау районына күченеп килә һәм хәзерге вакытта Калинино авылында яши.
Слет призерлары булдык
Татарстан Республикасы хәрби-патриотик клубларының Х ачык слеты булды, анда безнең “Булачак сугышчы” хәрби-патриотик клубы да катнашты.
Кадетлар сафы арта
Берничә ел элек Биектау районы мәктәпләрендә кадет сыйныфлары ачу башланган иде. Беренчеләрдән булып бу эш безнең Олы Кавал мәктәбендә оештырылды.
15
ноябрь, 2013 ел
җомга
Ярдәм кирәк кешеләр күп бит
Тормыштан мәгънә эзләү – дөрес фикер йөртә белә торган, намуслы һәр кешегә хас күренеш. Үз тормышындагы мәгънәне һәркайсыбыз үзе табарга тиеш, аны берәү дә әзер килеш китереп бирми.
Көчле ихтыярлы, нык егетләр тәрбияли
«Без әнинең биш шатлыгы идек, биш кайгысы булдык кайчакта». Әлеге җыр юлларында күпме моң, мәгънә ята. Моң, белгәнебезчә, һәр-кемгә дә бирелми ул.
Спортчыларыбыз сынатмады
Ноябрьнең беренче атнасы спорт вакыйгаларына бай булды.
11
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Эшсез дип танылганнарның күбесе үз теләкләре белән эштән киткәннәр
30 нчы октябрьдән алып 5 нче ноябрьгә кадәр булган хисап атнасында эшсезләр санының бераз артуы күзәтелә. Бер атна эчендә республикада эшсезләр саны 175 кә арткан. Татарстан буенча тулаем алганда 17921 кеше эшсез дип танылган һәм эш белән тәэмин итү үзәгенә исәпкә баскан. Узган атна буенча исә барлыгы 840 кеше эшсез калган. Аларның 583е - эштән азат ителгәннәр. 433 кеше исә эш урыннарын үз ихтыярлары белән калдырып киткән. 40 кешенең эштән китүенә исә оешма бетү яки кыскартылу сәбәп булган.
Татарстанда һәр эшсезгә 2 дән артык вакансия туры килә
Вакансияләр саны теркәлгән эшсезләр саныннан 2 тапкырга артып китә. 30 нчы октябрьдән алып 5 нче ноябрьгә кадәр булган хисап атнасында мәшгульлек үзәкләрендә исәптә торган эшсезләр саны 0,87% тәшкил итә.
Бүгенге көндә мәшгульлек үзәкләрендә барлыгы 17921 кеше исәпләнә. Һәр эшсезгә 2 дән артык вакансия туры килә. Әлеге хисап атнасында эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 39136 ны тәшкил итә.
"Иҗат дөньясы" дип исемләнгән республика акциясендә 200 дән артык бала катнашкан
Һәр елны Халыклар бердәмлеге көнендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм "Гаилә" республика гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәге "Иҗат дөньясы" дип исемләнгән балалар бәйрәме уздыралар. Бу елны әлеге чарада республиканың Балык Бистәсе, Кукмара, Кама Тамагы, Саба, Питрәч, Алексеевск, Мамадыш, Чистай, Түбән Кама, Казанда урнашкан балалар өчен махсуслашкан учреждениеләрдә тәрбияләнүче 200 бала һәм Казанның аз тәэмин ителгән һәм күп балалалы гаиләләрендә тәрбияләнүчеләр катнашкан.
10
ноябрь, 2013 ел
якшәмбе
Татарстанда эшче кулларга кытлык саклана бирә
Бүгенге көндә республиканың вакансияләр банкында 39136 вакансия исәпләнә. 30 нчы октябрьдән алып 5 нче ноябрьгә кадәр булган узган хисап атнасында гына да хезмәткәрләргә булган ихтыяҗ 2080 гә якын булган. Вакансияләрнең яртысыннан артыгы Казанда тупланган – монда 19869 эшче кирәк. Бу хәл эре шәһәрләр – Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Яшел Үзәндә дә күзәтелә. Биредә 5922, 2237, 1695 һәм 1639 эшчегә ихтыяҗ бар.
Эш табу өчен иң авыр җирлекләр булып Мөслим, Саба һәм Алексеевск районнары исәпләнә. Аларда 16, 2 һәм 1 генә вакансия бар.
Министрлыкның матбугат хезмәте үзәге
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз