Динә Гарипова Беренче каналның “Голос” тапшыруында җиңгәннән соң, аның исеме бөтен дөньяга билгеле булды, һәм ул проектның төп призын алуга - Universal Music музыкаль лейблының Россия бүлеге белән контракт төзү бәхетенә иреште. Ә моңа кадәр Динә туган ягы Зеленодольскида һәм Татарстан авыл-шәһәрләрендә генә чыгыш ясый булган.