Әмерхан Ахун улы Бөек Ватан сугышында аерым миномет полкында көрәшкән

2013 елның 16 ноябре, шимбә






Әмерхан Ахун улы Әхмәтҗанов – Бөек Ватан сугышы ветераны. Фронтка ул 1942 елда китә. Аерым минометр полкында  көрәшә һәм “катюша”ларны коручы (заряжающий) була. Башта ул  Калинин фронтында көрәшә, Белоруссияне азат итә,  Балтыйк буендагы сугышларда катнаша. Сугыш тәмамлануны Литвада каршылый. Аннары  Япониягә каршы көрәшкә китә. Өенә әйләнеп кайткач,  милиициягә эшкә урнаша. Әмерхан Ахун улы  гомеренең 30 елын Эчке эшләр министрлыгы системасындагы хезмәткә багышлаган.  Отставкага майор званиесендә китә. Моннан берничә ел элек ул гаиләсе белән  Биектау районына күченеп килә һәм хәзерге вакытта Калинино авылында яши.

 

 





Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru




ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International