КВН – битаманлылар беренче!

2013 елның 16 ноябре, шимбә





Озакка сузылмаган әзерлектән соң  районда  КВН командаларының тәүге уены  узды.




Беренчеләрдән булып 6 авыл җирлеге  чыгыш ясады. Бәксәр, Әлдермеш, Олы Кавал, Олы Битаман, Казаклар, Айбаш яшьләре үзара көч сынаштылар. Барлык командалар да КВНның “Ә авылда әйбәтрәк...” дигән темасын   һәр өч конкурста: сәламләү, музыкаль өлеш  һәм өйгә бирелгән эштә тулырак чагылдырырга тырыштылар. Жюри  әгъзалары,  юмор  булуны, жанрлар төрлелеген, сәхнә  культурасын, чыгышларның образлылыгы һәм дәвамлылыгын күздә тотып, 1 нче урынны Олы Битаман командасына бирергә булдылар. Командалар арасындагы урыннар баллар саны буенча  түбәндәгечә билгеләнде: 1 нче урында – “Битаман яшьләре” (Олы Битаман авыл җирлеге – 87), 2 нче урын – “Айбаш карлыгачлары” (Айбаш  – 81), 3 нче урын – “Яшь йөрәкләр” (Казаклар – 76), 4 нче урын – “Әлмәндәр оныклары” (Әлдермеш  – 74), 5 нче урын – “СМАК” (Алан-Бәксәр – 68), 6 нчы урын – “8 шәм” (Олы Кавал авыл җирлеге – 66 ).



Чираттагы уеннар  20 ноябрьдә, 27 ноябрьдә һәм 4 декабрьдә  булачак. Йомгаклау  туры – 12 декабрьдә.


Гыйнвар  һәм февральдә  уеннар район оешмалары арасында уздырылачак.

 

 




Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International