Күңелле, тапкыр, әмма бераз моңсу

2013 елның 22 ноябре, җомга





КВН икенче, ә бәлки инде өченче тапкыр яңадан барлыкка киләдер. 70 нче елларда тапкырлар һәм шаяннар уеннарының ничек киң таралган уен булуын өлкән буын хәтерлидер. Мәктәптә, клубларда  бер генә бәйрәм дә  тапкырлык-үткен теллелек ярышларыннан башка гына узмый иде.

Районда  КВН уеннарының  беренче сезоны темасы  итеп хәзерге вакытта гаять мөһим булган “Ә авылда әйбәтрәк...”  дигән тема сайланды. Авыл командаларының  әлеге көнүзәк теманы өч конкурс барышында  ни дәрәҗәдә тулы ача  алуларын абруйлы жюри бәяләргә тиеш иде. Авыл кавээнчыларының  әзерләнергә вакытлары әллә ни күп булмады. Бер ай эчендә уенчыларны сайларга, рольләрне билгеләргә, мәгълүм тема  буенча  чыгыш текстларын төзергә, музыкаль һәм сәхнә номерларын дәвамлылык таләпләренә туры килерлек итеп  әзерләргә  кирәк була.

 

 


Үзәк мәдәният йортының халык белән шыгрым тулы залы  кызыклы, күңелле уен вәгъдә итте. Үзләренең командаларына көч биреп  торырга әзерләнеп, җанатарлар да җыелган иде.


Беренче булып чыгыш ясавы һәрвакыт кыен. Бәксәр уенчылары  моны үз  җилкәләрендә  татыдылар. Жюри  исә үз алдына  шактый таләпчән булуны максат итеп куйган, аннары иң башта әле чагыштырырлык  мисаллар да юк, шуңа күрә “СМАК”ка бәяләр дә зур булмады.



Әлдермешнең “Әлмәндәр оныклары”  командасы Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” дигән данлыклы комедиясеннән уңышлы файдаланды. Тик уенчыларның  мәктәп  яшеннән күптән-нән узуларын  исәпкә алсаң, команданы “Әлмәндәр оныклары” дип атау  урынлы ук булмагандыр.


Беренче  уен командалары составы турында   аерым сөйләргә мөмкин. КВН  яшьләр уены санала. Конкурс  уздыру турындагы положениедә дә  уенның максаты яшь иҗади көчләрне  активлаштыру, яшьләрнең иҗади сәләтен  үстерү дип  күрсәтелгән. Әмма командаларның беренче очрашуы вакытында, әзерләнү һәм чыгышларның бөтен авырлыгын өлкән сыйныф укучыларына йөкләгәч,  әлеге авыл җирлекләрендә  нәкъ менә яшьләргә  кагылышлы эшләр  әллә ни әйбәт тормыйдыр кебек тоела башлый. Мәктәп коллективларының авылдагы бөтен массакүләм-мәдәни эшне үз өсләренә алулары беренче генә тапкыр түгел. Сүз дә юк, аларны оештыруы җиңелрәк, тик 20, 25 яшьлекләр кая соң? Аларның нәкъ менә шаяра, тапкыр сүзләр сөйли, җырлый-бии торган чаклары бит. Өлкән буынның “тирәнтен уйланган”  шаярулары кечкенәләргә  кызык  түгел.



Әлдермеш  командасы чыгышына әйләнеп кайтканда, биредә режиссерлык эшенең нәкъ менә югары дәрәҗәдә булуын билгеләп  үтәргә  кирәк. Теманы да ачарга тырыштылар,  яшьләрне авылда калдыру проблемасын да кузгаттылар, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга  ташламалар да “килеп  җитте”...




“Битаман яшьләре”  беренче конкурстан ук үзләрен аеруча тупланган һәм әзерлекле команда итеп күрсәттеләр һәм азакка  кадәр шулай дәвам иттеләр. Җырларның эчтәлеге  теманы әйбәт ачты, ике яшь башкаручы  кыз сәхнәдә искиткеч оста  чыгыш ясадылар. Авылдагы яшәешне чагылдырган сәхнә-ләштерелгән  өзекләр гаҗәеп тормышчан килеп чыкты. Иртәләрен  көтү куу да шуның кадәр дә мавыктыргыч һәм  күңел күтәренкелеге  тудыра торган күренеш була ала икән. Үз авылларының иң матуры, иң ямьлесе һәм  яшәү өчен иң уңайлысы булуына инандыру  Олы Битаман авыл җирлеге командасына  барлык конкурсларда  беренчеләр  булырга  ярдәм итте  дә.

Казаклар укучылары үз авыл җирлекләрен кыен хәлдә калдырмас өчен бөтен көчләренә тырыштылар. Музыкаль конкурста булган  ирония һәм юмор  команданың иҗатта да,  физик яктан да  киләчәктә үсү мөмкинлеге  булуына  өмет уятты.  “Менә кар явар да – юллар тигезләнер, менә бәрәңгене алып бетерербез дә – кунаклар кайтып тулыр” – авыл  җиренә  хас шушындый  фәлсәфә “Яшь  йөрәкләр”дә яңгырамый кала алмады.



Айбаш авыл җирлегенең “Айбаш карлыгачлары” уенчылар саны рөхсәт ителгән күләмдә тупланган бердәнбер команда булгандыр, мөгаен. 11 карлыгач үзләренең иҗади мөмкинлек-сәләтләрен булдыра алганча  тулырак күрсәтергә тырыштылар. Җырладылар да, юмор хисе белән килештереп уйнадылар да. Сәламләү генә ничектер ашык-пошык, кыскарак  килеп чыкты. Аннары жюрига биргән тәмле күчтәнәч аркасында да берничә  балл  югалды.



КВН  концерт  та, бенефис та, спектакль дә түгел, ул – тиңдәше булмаган жанр. Монда  сүзләр, аларның эчтәлеге, әйтелеше, яңгырашы бик мөһим. Әйтелгән сүзләр начар ишетелсә һәм аңлаешсыз булса, уенның, гомумән, мәгънәсе югала. Олы Кавал авыл җирлегенең “8 шәм” командасы рэпы белән нәкъ менә  шулай  килеп чыкты да. Әлеге жанр өчен чыгышның тәртипкә салынганлыгы, ачык-аңлаешлы, килешле булуы гаять мөһим. Ни кызганыч,  аларның  музыкаль  конкурстагы чыгыш текстын ишетеп тә, аңлап та булмады. Башка  коннкурслар  буенча да югары  бәяләр  куелмады.



Сәламләү, музыкаль номер һәм  гаиләдә, авылда барган хәлләр турындагы өй эше – шушы өч конкурс  йомгаклары буенча  урыннар түбән-дәгечә билгеләнде: 1 нче урынны, 83 очко туплап,  Олы Битаман авыл җирлегенең “Битаман яшьләре” командасы алды, 2 нче урында  81 балл белән  Айбаш авыл җирлегенең “Айбаш  карлыгачлары”, 3 нче  урында – 76 балл белән  Казаклар авыл җирлегенең “Яшь йөрәкләр”е, 4 нче урында – Әлдермеш авыл җирлегенең “Әлмәндәр оныклары” (74 балл), 5 нче урында – Алан-Бәксәр авыл җирлегенең “СМАК” командасы (68 балл) һәм 6 нчы урында – Олы Кавал авыл җирлегенең “8 шәм” командасы (66 балл).



Икенче уен   Бөреле, Шәпше, Дачное, Чыпчык, Красносельский, Чернышевка, Биектау авыл җирлекләре командалары арасында булачак.  Аларга  тапкыр,  үткен сүзле булуларын телибез.

 



Разия АБЗАЛОВА



Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru

 

 

 



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International