Спортчыларыбыз сынатмады

2013 елның 15 ноябре, җомга





Ноябрьнең  беренче  атнасы  спорт вакыйгаларына  бай  булды.




Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тренеры  Павел Ивановта тәрбияләнүчеләр  рус шашкалары буенча  Татарстан Республикасы  беренчелегендә   яхшы чыгыш  ясадылар. Карина  Дудкина, Рөстәм Хафизов, Наил Хәбибуллин икенче урыннарны алдылар, Айсылу  Әхмәтсафина  өченче призер булды, ә Илүзә Сафина  үз яшь категориясендә   дүртенче урынга чыкты.




Балалар-үсмерләр  спорт мәктәбе тренеры  Ирина Миндрюковада тәрбияләнүчеләр дә үзләрен яхшы яктан  күрсәттеләр. Алар өстәл теннисы буенча  “Татарстан Республикасының өметләре” (“Надеҗды Республики Татарстан”) республика ярышларында катнаштылар. Динар Солтанбеков  дүртенче урынга күтәрелде, ә Лия Волкова авыл спортчылары арасында җиденче булды.




Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе   тренерлары Станислав Тюрин һәм Альберт Сибгатуллинда тәрбияләнүчеләр дә 1999-2000 нче елда туган үсмерләр арасында мини-футбол буенча  Татарстан Беренчелегендә  мактаулы өченче урынны яуладылар.

 

 




Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru




ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International