ЯҢАЛЫКЛАР


10
ноябрь, 2013 ел
якшәмбе





Бүгенге көндә республиканың вакансияләр банкында 39136  вакансия исәпләнә.  30 нчы октябрьдән алып 5 нче ноябрьгә кадәр булган узган хисап атнасында гына да хезмәткәрләргә булган ихтыяҗ 2080 гә якын булган. Вакансияләрнең яртысыннан артыгы Казанда тупланган – монда 19869 эшче кирәк. Бу хәл эре шәһәрләр – Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Яшел Үзәндә дә күзәтелә.   Биредә 5922, 2237, 1695 һәм 1639 эшчегә ихтыяҗ бар.



Эш табу өчен  иң авыр җирлекләр булып Мөслим, Саба һәм Алексеевск районнары исәпләнә. Аларда 16, 2 һәм 1 генә вакансия бар.




Министрлыкның матбугат хезмәте үзәге





8
ноябрь, 2013 ел
җомга
Кукмарада узган республика зона конкурсында  Биектау районы исеменнән катнашкан Ямаширмә ШТМК (КВН) командасы, өченче урынны яулап, ярымфиналга чыкты.
Сорау: базардан алган товарны сатучыга  кире кайтарып буламы һәм моны ничек эшләргә?
Тәҗрибә күрсәткәнчә, хәзерге вакытта белем бирү  учреждениесендәге эшне әти-әниләрнең актив катнашыннан башка күз алдына китереп булмый.
Узган шимбәдә  Биектау авылында  “Биектау” спорт комплексы янындагы мәйданда  авыл хуҗалыгы продуктлары сату буенча  ел да оештырыла торган көзге ярминкә уздырылды.

30 октябрьдә Россия Хәтер көнен билгеләп үтте. Бу көнне истәлекле очрашулар, митинглар, мәктәпләрдә Хәтер дәресләре уза, Россиядә  Сталин терроры чорында һәм аннан соң бернинди сәбәпсез  репрессияләргә  дучар ителгән, хезмәт белән төзәтү лагерьларына, сөргенгә җибәрелгәннәрне  искә алалар.



6
ноябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Бөреле  җәнлек  совхозы  поселогында бәйрәм – күп квартиралы ике торак йорт  файдалануга  тапшырылды. Илле  дүрт гаилә яңа квартираларга күченә.
8 ноябрь көнне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 80 еллыгына багышланган юбилей кичәсе булачак.
Татарстандагы Фәнни шәһәрчектә яшәүче 700дән артык кеше хокукый каршылык корбаннары булды. Казанда теркәлсәләр дә, чынбарлыкта алар Биектау кешеләре санала, ә йортлары исә федераль территориядә урнашкан.
“Рубин” футбол командасы, “Ак Барс”тан аермалы буларак, җиңүләр белән дә шатландыра алмый, составында үз уенчыларыбыз да чыгыш ясамый. Шунлыктан, спорт сөючеләренең симпатиясе янә хоккейга күчә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International