Тинчурин театрында олуг юбилей

2013 елның 6 ноябре, чәршәмбе





8 ноябрь көнне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 80 еллыгына багышланган юбилей кичәсе булачак.



Әлеге сәнгать коллективы 1933 елның 6 ноябрендә бөек драматург, режиссер һәм актер, татар театры сәнгате үсешенә саллы өлеш керткән Кәрим Тинчурин фатихасы белән колхоз-совхоз театры буларак оеша.



Бөек Ватан сугышы елларында да үзенең эшчәнлеген туктатмаган коллектив сиксән ел буе яраткан тамашачаларын яңадан-яңа спектакльләре белән сөендереп тора. Шул гомер эчендә театр татар милли сәнгатенең алтын баганаларын тәшкил иткән бөек драматурглар - Туфан Миңнуллин, Аяз Гыйләҗев, Илдар .Юзиев һ.б. белән эшләде. Тинчурин театры сәхнәсендә төрле елларда мәртәбәле режиссерлар Гали Ильясов, Кәшифә Тумашева, Равил Тумашев, Рәшит Заһидуллин һ.б. спектакльләр куйды.


Театрда халык күңелен яулаган күп кенә данлыклы артистлар үсеп чыкты. Иң куанычлысы шул, 80 ел буе театр үзен яшәтүче иң төп көч - тамашачылары белән иңгә-иң атлады, дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.



80нче туган көнен театр үзенең дуслары, хезмәттәшләре, сөекле тамашачылары белән бергә каршылый. Бәйрәм кичәсендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Казан шәһәре хакимияте, Татарстан муниципаль район башлыклары, оешма җитәкчеләре, Россия һәм Татарстанның Театр әһелләре берлеге вәкилләре, Тинчурин театры сәхнә ветераннары һәм Россиянең татарлар яшәгән төрле төбәкләреннән бик күп кунаклар катнашачак.



Тантаналы кичәдә иҗат коллективын ихлас котлаулар һәм дәрәҗәле бүләкләр көтә. Шулай ук Казанның төрле иҗат әһелләре дә театрга үзенең бәйрәм бүләкләрен әзерли.



Бәйрәмнең тантаналы өлешеннән соң театр сөекле тамашачыларына һәм мөхтәрәм кунакларына К.Тинчурин театрының символына әверелгән, татар милли мәдәниятенең йөзек кашы булган К.Тинчуринның үлемсез “Сүнгән йолдызлар” музыкаль трагедиясен тәкъдим итәчәк.

 

 





ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International