«Без әнинең биш шатлыгы идек, биш кайгысы булдык кайчакта». Әлеге җыр юлларында күпме моң, мәгънә ята. Моң, белгәнебезчә, һәр-кемгә дә бирелми ул.
Ә менә мин үземнең укытучым Фоат абыйның шулай моңланып йөр-гәнен бик еш ишетәм. Җыр-моң аның тормышында зур роль уйный. Мәктәптә уздырылган бер генә кичә дә аның катнашыннан башка узмый. Ул булган җирдә җанлылык, җылы атмосфера хөкем сөрә. Шуның нәтиҗәсендә укучылар Фоат абый янында тупланалар, спортка тартылалар һәм югары нәтиҗәләргә дә ирешәләр. Гомер буе балалар белән эшләгән Фоат абыйны мәктәптә барысы да хөрмәт итә, ярата. Ул һәрвакыт ярдәмгә ашыгучан, бер кешегә дә авыр сүз әйтмәс. Мондый тәрбияне кем биргән соң аңа? Кем үрнәгендә тәрбияләнгән ул?
Олы Битаман мәктәбенең физкультура укытучысы Сабитов Фоат Габделхәй улы бик сөйкемле, җырга- моңга гашыйк Каймә апа һәм батыр, горур Габделхәй абый гаиләсендә 1971 нче елның 16 нчы ноябрендә бишенче бала булып дөньяга аваз сала. Бишенчесе дә малай булганга әллә ни шаккатмыйлар алар, чөнки аннан алда инде 4 малай үсеп килә: Илшат, Илсур, Фәрхәт, Илфат. Биш малай үссәләр дә, чисталыкны ярата, хатын-кызга олы хөрмәт белән карый торган, эш сөючән, авыл тормышын яратучан итеп тәрбияли аларны әти-әниләре.
1979 нчы елны Фоат укырга керә. Хидиятуллина Наҗия апасы аның бәләкәй кулыннан тотып беренче хәрефләрне язарга, беренче ижекләр-не кушып укырга өйрәтә. Уку елларын искә алганда Фоат абыйның йөзендә елмаю балкый. Күрәсең, мәктәп белән бәйле бик күп якты истәлекләр калган. Беренче билге, беренче җиңү, беренче мәхәббәт... Болар барысы да мәктәп елларына барып тоташучы истәлекләр.
1989 елны Фоат абый мәктәпне тәмамлый һәм туган колхозында тракторда эшли башлый. Шул ук елның көзендә көчле, нык егетне армия сафларына алалар. Ул су асты көймәсендә хезмәт итә. “Яши белсәң, тормыш су астында да бар икән бит”, – дип уйлап куя егет. Күп сыный аны сагыш җилләре. Ләкин андый сынауларга гына бирешми Фоат. Ул бит авыл һавасын сулап, чиста чишмә суын эчеп, урман-болыннарда эш белән чыныккан егет. Өч ел хезмәт итеп кайтканнан соң, авылда әти-әнисе янында калырга дигән ныклы карар белән, туган авылы Кече Битаманга кайтып төшә.
Армиядән кайтуга, мәктәп директоры бу егетне мәктәпкә физкультура укытучысы итеп эшкә чакыра. Һөнәрләр сукмагының кайсыннан китәргә дип уйлап йөргән егет бу тәкъдимне кабул итә. 1992 елдан башлап Фоат абыйның Олы Битаман мәктәбендә физкультура укытучысы буларак хезмәт стажы башлана. Үзе белгән, армия сафларында өйрәнгән барлык тәҗрибәсен ул балаларга бирергә тырыша. Балалар үз хезмәтен яраткан укытучыны тиз тоялар. Дәресләр, дәрес-тән тыш чаралар, экскурсияләр, чыгарылыш кичәләреннән соң таң каршылаулар, туристик чаралар, волейбол, баскетбол, тимераяк, чаңгы, шашка буенча һәм тагын бик күпсанлы ярышлар берсе дә Фоат абый катнашыннан башка узмый. Ничек өлгерә икән ул? Ничек вакытын көйли? 1994 елда ул “авылда калам”, – дигән ныклы карар белән тормыш корып җибәрә. 1995 елда кызы Алинә, 1997 елда улы Рәмзил туа.
Укытучы булып ничә еллар эшләсә дә, “физкультура укытучысы” дигән дипломы булмый әле Фоат абыйның. 2011 елда ул Арча педагогика көллиятенә читтән торып укырга керә һәм “Физик тәрбия укытучысы” дигән һөнәр буенча диплом ала. Мәгариф өлкәсендә һәрвакыт үзгәрешләр булып тора, мондагы яңалыкларны кулланып кына өлгер. Элек дәрес бирү өчен махсус белем дә җиткән булса, хәзер барлык укытучылар да югары белемле булырга тиеш. Шуңа күрә 2013 елдан Фоат абый тагын студент. Бу юлы инде югары белемле укытучы-психолог булыр өчен.
“Яратып эшләгән эш куаныч китерә”, дип әйтелә татар халкында. Дөрестән дә, җырда әйтел-гәнчә: барасың килеп барыр эшең булса, кайтасың килеп кайтыр нигезең булса, иң зур бәхет шулдыр ул дөньяларда. Фоат абыйның үзенең дә, укучыларының да район, республика ярышларында яуланган җиңүләре бик күп. Грамота, Рәхмәт хатлары тупланган папкасының калынлыгын күреп, шаккаттым. Күпме көч, күпме дулкынлану, күпме әзерләнү бәрабәренә тупланган бит алар. 2012 елны Фоат абыйның эшчәнлеге Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы тарафыннан да бәяләнә, ул укытучыбызны Мактау грамотасы белән бүләкли. «Олимпиада начинается в школе» республика конкурсының муниципаль турында 1 нче урынны яулап, республика кү-ләмендә өченче урынга чыгуыбыз да Сабитов Фоат абыйның тырыш эшчәнлеге нәтиҗәсе. “Лыжня России”,“Кросс наций” кебек ярышларда Фоат абый ел саен призлы урыннар яулап кайта.
Мәктәптәге укучы малайларны көрәш серләренә төшендерүне Фоат абый башлангыч сыйныфтан ук башлый. Күпме көрәшче егетләребезнең башлангыч өйрәтүчесе бит ул. Фәттәхов Рафил, Сөнгатуллин Фәнис, Габдрахманов Раил, Габдрахманов Рамил, Габдрахманов Фирдүс, Газизов Альберт, Зәйнуллин Илфат, Фәйзрахманов Рамил, Шәрифҗанов Булат, Идрисов Айтуган, Сабитов Рәмзил – барысы да аның шәкертләре. Шә-кертләре генә түгел, дәвамчылары да. Бүгенге көндә Бәксәр мәктәбенең физкультура укытучысы Сөнгатуллин Фәнис укытучысының юлын дәвам итә. Минемчә, әгәр мөгаллим үзеннән соң эшен дәвам итәрдәй кеше тәрбияли алган икән, бу иң зур бәхеттер. Хезмәтеңнең нәтиҗәсе бар икән, димәк, синең гомерең бушка узмаган дигән сүз. Фоат абыйның тәрбиясе, тырышлыгы, киңәшләре һәр мәктәп укучысында диярлек чагыла.
16 нчы ноябрьдә Фоат Габделхәй улының туган көне. Аны барлык укучылары һәм хезмәттәшләре исеменнән котлыйбыз. Бары тик уңышлар гына юлдаш булсын сезгә, Фоат абый, хезмәтегезнең тәмен тоеп, уңышларыгызга куанып яшәргә язсын.
Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru