Татарстанда һәр эшсезгә 2 дән артык вакансия туры килә

2013 елның 11 ноябре, дүшәмбе





Вакансияләр саны теркәлгән эшсезләр саныннан 2 тапкырга артып китә.  30 нчы октябрьдән алып 5 нче ноябрьгә кадәр булган хисап атнасында мәшгульлек  үзәкләрендә исәптә торган эшсезләр саны 0,87% тәшкил итә.




Бүгенге көндә мәшгульлек үзәкләрендә барлыгы 17921  кеше исәпләнә. Һәр эшсезгә 2 дән артык  вакансия туры килә. Әлеге хисап атнасында эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 39136 ны тәшкил итә.


Министрлыкның матбугат хезмәте үзәге



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International