ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2014 ел
җомга
Язгы һава торышы безне матур көннәр белән сөендереп торуын дәвам итә.
Тарихыбызны үзебез сакламасак, аны кем саклар, кем белер? Әлеге сорау «Татмедиа»да узган  фәнни-гамәли конференциядә яңгырады.
Казан ил күләмендә тормышка ашырыла башлаган «Имин шәһәр» проектын камилләштерү буенча Россиянең үзәк шәһәре итеп билгеләнгән. Әлеге яңалык «Куркынычсызлык һәм элемтә» форумын ачу тантанасында билгеле булды.
Өлкән буын вәкилләре замана балаларын тәнкыйтьләргә ярата. «Без мондый түгел идек», «Без үскән чакта болай эшләми идек» дип үз чор кагыйдәләрен искә төшерә. Бүгенге белем бирү системасының бурычлары һәм максатлары турында фикер йөрткәндә дә гадәттә «зурлар» бай тормыш тәҗрибәсенә таянып эш итә. Һәм мондый фикерләү нәтиҗәсендә бөтенләй ялгыш юлдан бара.
Яңартылган «Рубин» Казан тамашачысы каршындагы тәүге уенда хурлыкка калды. Җанатарларның матч ахырына таба «Бәрдыев» дип кычкырулары юкка түгел иде.
Дәһшәтле Әфган сугышы тәмамлануга да 25 ел гомер узган. Ләкин бу сугыш китергән яралар һәм кайгы-хәсрәт әле дә онытылмый.

Аулак өй, аулак өй,

Әй, аулак өй, аулак өй,

Уйната да, җырлата да,

Биетә дә аулак өй.

Биектау мәгариф бүлеге инициативасы буенча мәдәният бүлеге белән берлектә агымдагы елның 23 февралендә “Казан-Арена” стадионы каршындагы территориядә “Нәфис” халык шугалагы”нда Биектау районы оешмаларында эшләүчеләрнең массакүләм шууы оештырылды.
Беренче графа – хуҗалыклар, икенче – 2014 нче елның 27 февраленә һәр сыердан савылган сөт (килограммнарда), өченче – узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда артык (+) яки ким (-).
27 февраль көнне татар дөньясы тормыш-көнкүрешен яктыртучы журналистларны һәм массакүләм мәгълүмат чараларын бүләкләү тантанасы булды.  «Татар рухы һәм каләм» III Бөтенроссия бәйгесендә җиңүчеләр хөрмәтенә «Казан» милли-мәдәни үзәгендә җырлы-биюле, мул табынлы бәйрәм чарасы оештырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International