ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2014 ел
дүшәмбе
Казанны Россиянең спорт башкаласы дип атап йөртәләр. Хәзер шәһәр һәм район үзәкләрендә генә түгел, ә авылларда да спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар бар. Андый мөмкинлек булмаган очракта исә авыл халкы сәламәт яшәү рәвеше алып баруның башка җаен таба. 
Казанда 21-23 апрель көннәрендә «Татар федераль милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы Яшь осталарның III «ЭтноДар» мәдәниятара фестивален уздырачак. Фестивальнең төп вакыйгасы – яшь модельерлар «ЭтноДар» конкурсының иң яхшы кием коллекцияләрен тәкъдим итәргә җыена.
Россия халкының күбесе үзенең эш урынын ярата һәм әлеге хезмәтеннән беркайчан да баш тармас иде. Ләкин өйдә ятып кына акча эшләргә теләүчеләр дә юк түгел.
«Биектау» спорт комплексында Мәгас Сәхабетдинов һәм Әсхәт Шәйхетдинов призына билбау көрәше буенча VII нче ачык Бөтенроссия ярышлары узды.
Агымдагы елның 3 мартында  Алексей Николаевич Казем-Бекка 155 ел тула. Ул тарихта тирән эзләр калдырган шәхес. Галимнең хезмәтләре,  медицина үсешенә керткән өлеше, аның төрле өлкәләр белән бәйле  иҗтимагый эшчәнлеге бүген дә үзенең җимешләрен бирә.
Музейларга йөрергә яратмыйбыз шул. Музейчыларыбыз төрледән-төрле күргәзмәләр, чаралар, дәресләр  оештырып торса да, анда йөрүчеләр саны канәгатьләнерлек дип әйтеп булмый. Музей  ишеген дәүләт башында торганнар да сирәк ачып керә...

Татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы чаң суга.  Яшь аналар табигый юл белән бала табудан читләшә башлаган. Оешма комитетына  хәтта хатын-кызлар табибын да җәлеп итәргә ниятлиләр.


1
март, 2014 ел
шимбә
Казанда Аграр университет студентлары белән очрашуда  Биектау районы вәкилләре – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнар Мөхлисов һәм  район башлыгы урынбасары Ләйсән Галәүтдинова, районның  эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре: “Серп и молот” җаваплылыгы чикле ширкәте һәм “Бөреле” ябык акционерлык җәмгыяте  җитәкчеләре булды.

28
февраль, 2014 ел
җомга
Татарстанда мәгариф системасы үсешнең яңа этабына керә. Соңгы елларда мәгариф системасына күп акча җәлеп ителде, шуның белән бәйле рәвештә кадрларга аерым таләпләр куелачак.
Тыныч илдә яшәгән кешенең генә эше алга бара һәм киләчәге өметле. Җир шары болай да пыяла кебек уалырга торган хәзерге заманда, тынычлыктан да кадерлерәк һәм мөһимрәк әйбер юктыр, мөгаен. Әмма соңгы вакытта Украинада барган чуалыш һәм бәрелешләр, ызгыш-талашлар күпләрнең тынычлыгын алды. Мондагы вазгыять Кырым татарларына да тәэсир итмичә калмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International