Яшь модельерлар милли конкурска әзерләнә

2014 елның 3 марты, дүшәмбе







Казанда 21-23 апрель көннәрендә «Татар федераль милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы Яшь осталарның III «ЭтноДар» мәдәниятара фестивален уздырачак. Фестивальнең төп вакыйгасы – яшь модельерлар «ЭтноДар» конкурсының иң яхшы кием коллекцияләрен тәкъдим итәргә җыена.




Чара 22 апрельдә «Корстон-Казан» сәүдә-күңел ачу кунакханә комплексының «Пушкин» залында үтәчәк. Исегезгә төшерәбез, конкурс коллекцияләрендә Россия халыкларының милли традицияләрен һәм мотивларын кулланучы яшь модельерлардан (18 яшьтән 35кә кадәр) гаризалар 2014 елның 10 мартына кадәр кабул ителә. Иң яхшы коллекция авторлары конкурсның финалында катнашу өчен Казанга чакырылачак. Җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак, дип хәбәр итә чараны оештыручылар.



Фестивальнең оештыру комитеты рәисе, Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов сүзләренчә, «ЭтноДар» фестиваленең милли кием дизайны белән шөгыльләнүче яшь осталар өчен үзенә күрә бер матур традициягә әверелә баруы быел аеруча сизелә. «Әле фестиваль турында рәсми игълан ителгәнче үк чарага карата кызыксыну зур иде. Хәзер менә Россиянең төрле почмакларында иҗат итүче модельерлардан гаризалар кабул итәбез. Шулай ук милли сәнгать белән шөгыльләнүче коллективлар, милли юнәлештәге декоратив-гамәли сәнгать осталары да фестиваль белән кызыксына. Шуңа күрә быел аның программасы бик бай һәм кызыклы булырга охшап тора», – ди Илдар Гыйльметдинов.



Яшь осталарның «ЭтноДар» мәдәниятара фестивале беренче тапкыр 2009 елда оештырылды. Чараның максаты – Россия халыкларының тарихи мирасын һәм традицияләрен саклап калуга, милли мәдәниятне үстерүгә теләктәшлек күрсәтү, яшьләрдә үзләренең һәм башка халыкларның мәдәнияте белән кызыксынуны арттыру. 2012 елда «ЭтноДар» фестивале икенче тапкыр оештырылды. Конкурста катнашу өчен Россиянең 13 төбәгеннән 63 гариза тапшырылган иде.




«ЭтноДар» фестивале социаль проект буларак грант чаралары хисабына тормышка ашырыла.

 

 

 





ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International