Биектау районына белгеч-аграрийлар кирәк

2014 елның 1 марты, шимбә








Казанда Аграр университет студентлары белән очрашуда  Биектау районы вәкилләре – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнар Мөхлисов һәм  район башлыгы урынбасары Ләйсән Галәүтдинова, районның  эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре: “Серп и молот” җаваплылыгы чикле ширкәте һәм “Бөреле” ябык акционерлык җәмгыяте  җитәкчеләре булды.




Хәзерге вакытта Аграр университетның барлык курсларында Биектау районыннан 113 кеше белем ала. Студентлар алдында Илнар Мөхлисов чыгыш ясады. Ул районга  икътисадчылар, бухгалтерлар, агрономнар һәм башка белгечлектәге кешеләр кирәк булуын белдерде. Шулай ук  тармак хезмәткәрләренә карата районда инде өч елдан бирле кулланыла торган кызыксындыру чаралары турында да әйтте. Югары уку йортын тәмамлаучыларны эшкә чакырды.




Биектау районыннан тыш,  студентлар белән очрашуда  республиканың Әтнә һәм Теләче районнары  да катнашты.




Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International