Россиядә ялкаулар арткан

2014 елның 3 марты, дүшәмбе








Россия халкының күбесе үзенең эш урынын ярата һәм әлеге хезмәтеннән беркайчан да баш тармас иде. Ләкин өйдә ятып кына акча эшләргә теләүчеләр дә юк түгел.




Илнең төрле төбәкләрендә гомер кичерүче 1800 икътисади яктан актив россияле арасында махсус сораштыру уздырганнан соң “Superjob.ru” тикшеренү үзәге әнә шундый нәтиҗәгә килгән.



Беренче карашка, һәркем өйдә тик утырып кына акча эшләргә тели кебек. Бактың исә, россиялеләр арасында андыйлар саны бик аз икән. Халыкның 52 проценты нинди генә шартлар тәкъдим ителүгә карамастан, үзенең төп хезмәт урыныннан баш тартмас иде. Алар: “Эш – акча эшләү ысулы гына түгел” дип җавап биргән. Ә сораштырылучыларның 38 проценты исә өйдә утырган өчен акча түли башласалар, бу тәкъдимне бик теләп кабул итәчәкләре турында белдергән.



Сораштыру аянычрак нәтиҗәләр дә биргән. Мәсәлән, 2007 елда уздырылган сораштыру вакытында Россия халкының нибары 25 проценты гына өйдә утырырга ризалык биргән булган. Бу исә – еллар узган саен россиялеләрнең ялкаулана баруы турында сөйли.



Шул ук вакытта илдә “эш атлары”ның саны да шактый кимегән. Күпләр хәзер эш урынында билгеле бер вакытны гына уздырып, үзе өчен яшәп калуны өстенрәк күрә башлаган. Шулай да, сораштырылучылар арасында “Эшсезлек үтерә, ә эшкә йөрү – бәхет” дип санаучылар һаман да бихисап.

 

 

 

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International