Сыер сау да, фитнеска кит...

2014 елның 3 марты, дүшәмбе






Казанны Россиянең спорт башкаласы дип атап йөртәләр. Хәзер шәһәр һәм район үзәкләрендә генә түгел, ә авылларда да спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар бар. Андый мөмкинлек булмаган очракта исә авыл халкы сәламәт яшәү рәвеше алып баруның башка җаен таба.  




Республика җитәкчелеге шәһәр һәм районнарны тиешле спорт җиһазлары белән тәэмин итүгә зур игътибар бирә. Ел саен Татарстан районнарына әлеге максатны тормышка ашыру өчен билгеле бер күләмдә акча бүлеп бирелә. Кайсы авылга һәм ничек ярдәм итәчәге турындагы карарны исә район җитәкчелеге үзе билгели.



Татарстанның Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы китергән мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә район һәм авылларда гомер итүче халык массакүләм спорт төрләренә аеруча өстенлек бирә. Алар арасында көрәш, волейбол, хоккей, чаңгы, бадминтон кебек спорт чаралары популяр, дип билгеләнә.



Бактың исә, республика авылларында массакүләм спорт белән беррәттән тренажер залларга да ихтыяҗ зур икән. Кызганычка каршы, әлеге төр спорт чарасы белән күп очракта район үзәкләре һәм зур авыллар гына мактана ала. Аның каравы, кечкенә авыллар да кул кушырып утырырга җыенмый. Монда гомер итүче гүзәл затлар фитнес белән шөгыльләнүнең үз җаен таба.  




Авылга да фитнес үзәге кирәк



Мәсәлән, Сарман районының Колмәт авылында якынча 137 кеше гомер кичерә. Биредә балалар бакчасы да, мәктәп тә юк. Шулай булуга да карамастан, ул гөрли. Хәзерге вакытта авыл халкы мәдәният йортында фитнес-берләшмә булдыру уе белән йөри икән.



- Без инде ике ел рәттән республика тарафыннан үткәрелә торган грантлар бәйгесендә катнашабыз. Авылыбызда бик тә фитнес-үзәк булдырасыбыз килә, чөнки үз сәламәтлеге турында кайгыртучылар, спорт белән шөгыльләнергә теләүчеләр күп. Тик кызганыч каршы, хәзергә кадәр җиңә алганыбыз юк әле, - дип сөйләде безгә Колмәт авылы мәдәният йорты мөдире Гөлнур Газизова.



Шулай да, алар тренажерлар сатып алу өчен акча табылганны көтеп утырмый. Авылда бергәләшеп үзешчән фитнес-берләшмәләрен булдырып җибәргәннәр. Тренировкалар атнага ике мәртәбә үткәрелә, ди.



- «Фитнес-үзәк»кә барлыгы 12 кеше язылды. Тренер вазифасын авылның шәфкать туташы Гөлназ Шәйгәлләмова үти. Спорт белән шөгыльләнүчеләрнең кул астында өйдән алып килгән келәм, гантельләр, скакалка һәм боҗра бар. Шулар ярдәмендә төрле күнегүләр ясыйбыз. Гөлназ төрле китаплар укып, фитнес дәресләре ала. Күнегүләрне телевизордан карап та үзләштерәбез, - дип дәвам итте сүзен Гөлнур ханым.



Сарманның үзендә яшәүче халыкның исә барлык уңайлыклары булган заманача тернажер залга йөрү мөмкинлеге бар. Бирегә урнаштырылган тренажерларның гомуми бәясе якынча 2 миллион сумны тәшкил итә.



- Залдагы җиһазларның сыйфаты зур шәһәрләрдәге кыйммәтле фитнес үзәкләренекеннән бер дә ким түгел. Бәяләр исә чагыштырмача түбән. Бер барып кайту – 50 сум тора. Әгәр дә инде 10 сәгатьлек абонемент алырга теләсәң, нибары 300 сум акча чыгарырга туры киләчәк, - дип сөйләде безгә Сарман районы башкарма комитетының  яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Булат Әхмәдуллин.



Җитәкче сүзләренә караганда, әлеге тернажер зал яшьләр арасында аеруча популяр. Аның каравы, спортның бу төренә мөкиббән китүчеләр арасында өлкәннәр һәм пенсия яшендәгеләр дә бар, ди.
 



Авыруларны шифалы гимнастика дәвалый



Ә менә Балтач районының Арбор авылында яшәүчеләр фитнес белән моннан нәкъ ике ел элек шөгыльләнә башлаган. Өстәвенә, алар физик күнегүләргә түгел, ә шифалы гимнастикага өстенлек бирә икән. Балалар бакчасында  фитнес үзәк оештырып җибәрү идеясе белән бакчада тәрбияче булып эшләүче Рәисә Бәхтиярова чыккан.



- Дәресләр атнага өч тапкыр уздырыла иде. Авыр эш көненнән соң авыл хатыннары белән җыелышып шунда китә идек. Анда баруыбызның максаты буй-сынны матурлау түгел, ә сәламәтлекне ныгыту булды (кемнеңдер биле сызлый, кемдер баш авыртуыннан зарлана). Тренерыбыз авылдашларның әлеге моң-зарларын тыңлап, махсус программа төзеде. Күнегүләрне исә интернет аша үзлегеннән өйрәнде. Аннары Казанга махсус курсларга барып массаж ясау серләренә дә төшенеп кайтты. Фитнестан соң бергәләшеп сәламәтлек өчен файдалы булган үлән чәйләре эчә идек, - дип сөйләде безгә Арбор авылында яшәүче Гөлнара Низамова.



Аның бу чор турында үткән заманда сөйләве юкка түгел. Быел Рәисә ханымның башка авыл мәктәбенә укытырга күчүе сәбәпле, тренировкалар тукталган. «Ул чакларны сагынып искә алабыз. Шулай да, авыл җирендә дә бер башлап йөрүче кирәк шул», - дип уфтана Гөлнара ханым.



Аның каравы, шифалы гимнастика белән шөгыльләнмәсәләр дә, авыл халкы спортка мөкиббән. Мәсәлән, 23 февраль алдыннан мәктәп спорт залында ир-атлар арасында волейбол ярышы үткәрелгән. 8 март бәйрәмендә исә хатын-кызлар да шундый ук ярышка җыелачак. Командалар саны да аз түгел, ел саен 5-6 төркем җыела, ди.



- Бездә февраль һәр елны спорт ае дип игълан ителә. Халык арасында иң популяр уен исә – йөгерү ярышы. Бу көнне бөтен халык җыелышып шушы чарага чыга. Авылның бер башыннан икенче башына кадәр йөгерәләр. Җиңүчеләргә, әлбәттә инде, бүләкләр тапшырыла, - дип дәвам итә сүзен Гөлнара Низамова.




Гарәп теле, компьютер һәм... тренажер



Әтнә районының Бәрәсәкә авылында да халык бик актив. Монда яшьләр һәм урта буын вәкилләре генә түгел, ә пенсия яшендәгеләр дә сәламәт яшәү рәвеше алып бара.



- Соңгы елларда авылыбызда волейбол, бадминтон кебек спорт төрләре популярлашты. 2011 елда исә авыл хуҗалыгы җитәкчесе ярдәме белән мәктәптә тренажер зал ачылган иде. Ул авыл халкында зур кызыксыну уятты – олысы да, кечесе дә гел шунда булды. Шулай да, узган ел бирегә йөрүче пенсионерлар саны шактый кимеде. Алар мәчеткә гарәп телен өйрәнү дәресләренә йөри башлады. Өтәвенә, мәктәбебездә өлкәннәр өчен компьютер дәресләре уздыралар. Шулай да, алар хәзер тормышларын спорттан башка күз алдына китерә алмый инде. Шуңа күрә, күптән түгел генә авылның ветераннар советы рәисе Сөембикә Садриева җитәкчелегендә өлкәннәребез яңадан тренажер залына килде. Әле алай гына да түгел, бадминтон, волейбол уйнау теләкләре дә зур, - дип сөйләде безгә Бәрәскә авылының гомумбелем бирү мәктәбе директоры Аида Фатыйхова.



Җитәкче сүзләренә караганда, авылда спортны үстерүдә мәктәпнең физкультура укытучысы да зур өлеш кертә. Ул балалаларны гына спорт белән шөгыльләндереп калмый, ә үзен дә аларга үрнәк итеп куя. Нәтиҗәдә, укучылар кечкенәдән үк сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өйрәнеп үсә...



Авылда гомер итүче халыкның спортка тартылуы исә республикада үз сәламәтлегенә битараф булмаган халык яшәве турында сөйли. Кагыйдә буларак, авыл җирендә эшнең бетәсе юк. Ә менә шул авыр хезмәт көненнән соң спорт белән шөгыльләнү өчен мәктәп, мәдәният йорты яисә инде балалар бакчасына юнәлүчеләр чын мәгънәсендә хөрмәт һәм горурлык хисләре уята.

 

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International